Арча районындагы мәгариф өлкәсе
Арча районында балаларга урта һәм гомуми белем бирүче 36 мәктәп бар. Әлеге бүлектә алар белән танышу мөмкинлеге бирелгән.
-
Арча районы мәктәпләре
Тасвирлама: Арча районының барлык мәктәпләре дә белем бирү эшчәнлеген «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә алып бара. Бу бүлектә һәр мәктәп турында мәгълүмат бирелгән: рәсми сайт, кыскача тарих, директорның ФИО, электрон почта, адрес һәм телефоннар. Мәгълүматлар белән танышканнан соң, райондагы мәктәпләрнең кайсыларында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгәнен белергә була.
-
Арчада балалар өчен эшләүче түгәрәкләр
Тасвирлама: Арчада түгәрәкләр һәм секцияләр булган өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр заманча төрле түгәрәкләрдә үзләренең сәләтен ачып үстерү өстендә эшли ала. Түгәрәкләрнең күбесе бушлай. Өстәмә белем бирү үзәкләренең адресларын һәм эш вакытын әлеге бүлектә табарга мөмкин.
Арча районы мәктәпләре
Арча районында бүгенге көндә 15 база мәктәбе, 1 лицей, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 47 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 1 мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшли. Мәктәпләрдә 6020 укучы белем һәм тәрбия ала. Мәктәпләр һөнәр училищелары, көллият, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә, профильле сыйныфлар булдырыла. Шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләре тулы көченә эшли. Укучылар сарае, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» спорт комплексы базасында эшләүче түгәрәкләрдә балаларның төрле юнәлештә иҗади сәләте ачыла, үстерелә.
Арча районында мәктәпкәчә тәрбия
Райондагы балалар бакчаларына 2290 бала йөри. Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына «шимбә мәктәпләре» эшли. Уртанчылар төркеменнән башлап балаларга инглиз теле өйрәтелә. Районның барлык мәктәпкәчә учреждениеләрендә туган як тарихына һәм этнографиясенә багышланган милли музей почмаклары булдырылды.