Арча районы мәктәпләре
Арча районының барлык мәктәпләре дә белем бирү эшчәнлеген «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә алып бара. Бу бүлектә һәр мәктәп турында мәгълүмат бирелгән: рәсми сайт, кыскача тарих, директорның ФИО, электрон почта, адрес һәм телефоннар. Мәгълүматлар белән танышканнан соң, райондагы мәктәпләрнең кайсыларында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгәнен белергә була.
-
В.Ежков исемендәге 1 нче номерлы Арча урта мәктәбе
Тасвирлама: Тарихка күз салсак, 1864 елгы мәктәп реформасы нигезендә Арчада 1867 елда ике класслы башлангыч училище оештырыла. Анда, нигездә, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләрнең балалары укыган. Укытучылары руханилар булган. Мәктәпнең беренче бинасы Вознесение чиркәве ишегалдындагы флигель була. 1886 елда Покровка авылында өч еллык белем бирүче бер сыйныфлы училище ачыла. Мәктәп Зур урамдагы йортта урнашкан, анда балалар бакчасының иске бинасы урнашкан. 1921 елда Покровка башлангыч мәктәбе Арча башлангыч мәктәбе белән берләшә, ә 1923 елда Арчада башлангыч мәктәп базасында тугызьеллык мәктәп оештырыла. 1929 елда мәктәпнең төп бинасы Комсомол урамындагы кирпеч бинага әйләнә, анда районның социаль тәэмин итү бүлеге, ЗАГС, торак фатирлар урнаша. 1929 елда Галактионов урамында яңа агач мәктәп бинасы төзелә башлый, ә 1932 елда уку елы яңа бинада башлана. 1934 елда мәктәп ун еллык укыту срогы булган урта мәктәпкә үзгәртелә. Мәктәпнең укытучылары һәм тәмамлаган укучылары Бөек Ватан сугышында катнаша. Алар арасында В.Ф. Ежков та бар, аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Татарстан АССР Министрлар Советының 1956 елның 16 июнендәге 539 номерлы карары нигезендә Арча урта гомуми белем бирү хезмәт политехник мәктәбенә Советлар Союзы Герое В.Ф. Ежков исеме бирелә. 1994 елның 15 августында В.Ф. Ежков исемендәге Арча физика-математика компьютер мәктәбенә әйләнә, 2000 елның 22 июнендә В.Ф. Ежков исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Арчаның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе статусын ала .
Телефон: - +7(843)-663-20-05
Адресы: Арча шәһәре, Мәктәп урамы, 2нче йорт
-
Арчаның 2 нче номерлы урта мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 1932 елның 1 сентябрендә ачыла.
Телефон: - +7(843)-663-52-00
- +7(843)-663-52-01
Адресы: Арча шәһәре, Күпер урамы, 15 йорт
-
Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы
Тасвирлама: МБОУ «Арчаның 3 нче башлангыч мәктәбе – балалар бакчасы» 1972 елда ачыла. Башта ул Арча педагогия училищесы булып ачыла. Педаогия көллиятенә яңа бина салынгач, аны мәктәп итеп үзгәртәләр.
Телефон: - +7(843)-663-10-05
Адресы: Арча шәһәре, Галактионов урамы, 28 йорт
-
Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе
Тасвирлама: Гимназия 1997 елның көзендә ачыла. Татар телле мәктәп буларак ачылса да, бүенге көндә русча белем бирә. 2024 елда гимназия бинасы ныклап төзекләндерелде, укучылар өчен уңайлы мохит тулырылды.
Телефон: - +7(843)-663-17-94
Адресы: Арча шәһәре, Зур урам, 77 йорт
-
Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1936—1937 елларда авылда 8 класслы зур агач мәктәп салынган, 1992 елда ул урта мәктәпкә әйләндерелгән. 2011 елда мәктәпкә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән Габдулла Тукай исеме бирелә.
Телефон: - +7(843)-669-02-28
Адресы: Арча районы, Ашытбаш авылы, Пионер урамы, 34 йорт
-
Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Казанбаш мәктәбе 1967 елда ачыла. Заманында тирә-як авыл балаларын үзенә туплап урта белем биргән уку йорты 2014 елда ныклап төзекләндерелде.
Телефон: - +7(843)-665-42-54
Адресы: Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт
-
Кәче төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1930 елда ачылган Кәче мәктәбендә Бөек Ватан сугышы елларында 12 авыл баласы белем ала. Бүгенге көндә мәктәп уңышлары белән сөендереп килә.
Телефон: - +7(843)-665-23-90
Адресы: Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт
-
Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Арча районының Лесхоз мәктәбе урмандагы калкулыкта төзелә. Төзелешкә бистәдә урнашкан оешмалар, һөнәр училищесы коллективы һәм бистә халкы зур өлеш кертә. 1960 елның 1 сентябрендә яңа мәктәп үзенең беренче укучыларын кабул итә. Барлыгы 168 укучы, 12 укытучы була, директор итеп Равил Сафинны билгелиләр. 1992 елдан сигезьеллык мәктәп урта мәктәпкә әйләнде. 1996 елда мәктәп өчен бистә эчендә яңа бина төзелә. Аны ачу тантанасында республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Бүген бу мәктәптә Үрнәк бистәсеннән һәм тирә-яктагы ун авылдан балалар укый.
Телефон: - +7(843)-665-13-42
Адресы: Үрнәк бистәсе, Бакча урамы, 10 йорт
-
Наласа урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Наласа мәктәбе 1980 елда ачыла. Заманында ике катлы мәктәп бинасын тутырып укыган укучыларның бүген сафлары шактый сирәгәйсә дә, мәктәптә Наласа авылы балалары гына белем ала, күрше авыллардан килүчеләр юк. Мәктәптә "Туган як" музее эшли. "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин да шушы мәктәпне тәмамлаган.
Телефон: - +7(843)-665-02-22
Адресы: Арча районы, Наласа авылы, Яшьләр урамы, 91 йорт
-
Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе Татарстан Республикасы Арча районы Түбән Аты авылында урнашкан. Төп мәктәпкә 2 филиал мәктәбе карый: Клачы һәм Урта Сәрдә филиал мәктәпләре.
Телефон: - +7(843)-665-07-46
Адресы: Арча районы, Түбән Аты авылы, Үзәк урам, 11А йорты
-
Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Арча районы Түбән Мәтәскә авылының мәгариф тарихы XX гасыр башында авылда гөрләп эшләп торган авыл мәдрәсәсеннән башлана. Архив материаллары янып юкка чыгу сәбәпле, мәдрәсә тарихы юк. Шулай да, авыл мәдрәсәсендә белем алган танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе Исхаков Вәли Исхак улы. Ул XX гасырның 20 нче елларында республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була. 1920-1921 елларда ТАССРның социаль тәэминат наркомының беренче халык комиссары, 1927-1929 елларда ТАССРның Дәүләт Планы комиссиясе рәисе булган. Мәдрәсәне укыган тагы бер зур шәхес билгеле. Ул Балтач районы Чапшар авылы кешесе Мөхәммәтзарифов Мөхәммәткасыйм Мөхәммәтзариф улы (Зарипов Касыйм Зариф улы)(1891-1967) — мәгариф хезмәте ветераны. Балтач районы энциклопедиясендә аның Мәтәскә мәдрәсәсендә 1909 елдан 1912 елга кадәр укуы, соңрак шушы ук мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли башлавы әйтелә. Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен М.М.Мөхәммәтзарипов Ленин орденына лаек булган. Түбән Мәтәскә урта мәктәбе «Һәр колхоз территориясендә урта мәктәп!” -- дигән девизга кушылып, Киров исемендәге колхоз җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы Күпербаш сигезьеллык мәктәбе базасында урта мәктәп төзүне бурыч итеп куя. 1978 нче елда 192 урынга исәпләнгән мәктәп проекты эшләтелә. Ләкин төзелеш башлау өчен рөхсәт 1982 нче елда гына бирелә һәм шул елны төзелеш эшләре башлана. Мәктәп Киров исемендәге колхоз хисабына төзелә. СМУ эшчеләре белән берлектә әти-әниләр, укытучылыр һәм укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1984-85 нче уку елында сафка баса. Колхозның 5 авылыннан килгән 181 бала яңа урта мәктәптә белем ала башлый. Укучылар көче белән мәктәпкә кушып нәниләр өчен класс бүлмәләре, ашханә, башлангыч хәрби хәзерлек кабинеты, тир, мастерской, гараж, яшелчә саклагыч төзелә. 1984 нче елның 28 нче октябрендә мәктәпне ачу тантанасы була.
Телефон: - +7(843)-665-62-03
Адресы: Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт
-
Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Яңа Кенәр урта мәктәбе Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында урнашкан, 2012―2015 елларда ― лицей. 2020 елда мәктәпкә Социалистик Хезмәт Каһарманы Стелла Зәки кызы Габдрахманова исеме бирелә.
Телефон: - +7(843)-669-11-57
Адресы: Арча районы, Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт
-
Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Яңа Кишет мәктәбенә 1927 елда нигез салынган. Быел биредә 30 бала укый, аларны 15 педагог укыта.
Телефон: - +7(843)-665-54-07
Адресы: Арча районы, Яңа Кишет авылы, 1 нче йорт
-
Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1953 елда Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп ачыла. Шул ук елны 8 сыйныфка 130 бала кабул ителә. Мәктәптә Югары Бирәзә, Чиканса, Иске Иябаш, Яңа Иябаш, Азәк, Симетбаш, Ашытбаш, Пионер, Алмалы, Кышкар, Өтнә балалары укый. 1975-1976 уку елында укытучылар һәм укучылар коллективы өч катлы яңа мәктәптә укый башлый. Мәктәп төзелешенә һәм аны матди-техник яңартуга ул елларда директор булып эшләгән Гомәр Яруллин зур өлеш кертә. Бүген мәктәп районның алдынгы мәктәпләре рәтенә керә.
Телефон: - +7(843)-665-67-36
Адресы: Арча районы. Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 2 нче йорт
-
Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Сеҗе мәктәбе 1976 елда эшли башлый.
Телефон: - +7(843)-665-12-46
Адресы: Арча районы, Сеҗе авылы, Мәктәп урамы, 21 нче йорт