erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе

Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Арча районы Түбән Мәтәскә авылының мәгариф тарихы XX гасыр башында авылда гөрләп эшләп торган авыл мәдрәсәсеннән башлана. Архив материаллары янып юкка чыгу сәбәпле, мәдрәсә тарихы юк. Шулай да, авыл мәдрәсәсендә белем алган танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе Исхаков Вәли Исхак улы. Ул XX гасырның 20 нче елларында республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була. 1920-1921 елларда ТАССРның социаль тәэминат наркомының беренче халык комиссары, 1927-1929 елларда ТАССРның Дәүләт Планы комиссиясе рәисе булган. Мәдрәсәне укыган тагы бер зур шәхес билгеле. Ул Балтач районы Чапшар авылы кешесе Мөхәммәтзарифов Мөхәммәткасыйм Мөхәммәтзариф улы (Зарипов Касыйм Зариф улы)(1891-1967) — мәгариф хезмәте ветераны. Балтач районы энциклопедиясендә аның Мәтәскә мәдрәсәсендә 1909 елдан 1912 елга кадәр укуы, соңрак шушы ук мәдрәсәдә мөгаллим булып эшли башлавы әйтелә. Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен М.М.Мөхәммәтзарипов Ленин орденына лаек булган. Түбән Мәтәскә урта мәктәбе «Һәр колхоз территориясендә урта мәктәп!” -- дигән девизга кушылып, Киров исемендәге колхоз җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы Күпербаш сигезьеллык мәктәбе базасында урта мәктәп төзүне бурыч итеп куя. 1978 нче елда 192 урынга исәпләнгән мәктәп проекты эшләтелә. Ләкин төзелеш башлау өчен рөхсәт 1982 нче елда гына бирелә һәм шул елны төзелеш эшләре башлана. Мәктәп Киров исемендәге колхоз хисабына төзелә. СМУ эшчеләре белән берлектә әти-әниләр, укытучылыр һәм укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1984-85 нче уку елында сафка баса. Колхозның 5 авылыннан килгән 181 бала яңа урта мәктәптә белем ала башлый. Укучылар көче белән мәктәпкә кушып нәниләр өчен класс бүлмәләре, ашханә, башлангыч хәрби хәзерлек кабинеты, тир, мастерской, гараж, яшелчә саклагыч төзелә. 1984 нче елның 28 нче октябрендә мәктәпне ачу тантанасы була.

  • Директор:

    Гыйбадуллина Зилә Шәйхлисламовна

  • Телефон:
    • +7(843)-665-62-03
  • Электрон почта:

    Snm.Ars@tatar.ru

  • Адресы:

    Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт