Арча районы мәктәпләре
Арча районының барлык мәктәпләре дә белем бирү эшчәнлеген «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы Федераль закон нигезендә алып бара. Бу бүлектә һәр мәктәп турында мәгълүмат бирелгән: рәсми сайт, кыскача тарих, директорның ФИО, электрон почта, адрес һәм телефоннар. Мәгълүматлар белән танышканнан соң, райондагы мәктәпләрнең кайсыларында аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгәнен белергә була.
-
Сикертән төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Сикертән мәктәбенең тарихы еракларга тоташа. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында язучы Мөхәммәт Мәһдиев укыган.
Телефон: - +7(843)-665-22-18
Адресы: Арча районы, Сикертән авылы, Мәктәп урамы, 77 нче йорт
-
Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Курса Почмак урта мәктәбенең узган зур юлы һәм бай тарихы бар. Революциядән соңгы елларда, башка бик күп авыллардагы кебек, Курса Почмак авылында дөньяви белемнәр бирә торган мәктәп булмый. Халык мәгарифе безнең авылга беренче мәртәбә 1928 нче елда тәүге адымын ясый. 1928 нче елда беренче штатлы укытучы Нәҗметдинов Рәхим килә. Бу вакытта мәктәп өчен махсус бина булмый. Балалар кешегә йөреп укыйлар. Морза (хәзер – Мурзин Минҗан) абыйлар ике өйле була, бер елны алар өендә, ә икенче елны Әсәдулла (хәзер – Әсәтов Равил ) абыйлар өендә белем алалар. Соңрак (1930-1932 елларда) ташландык хәлдәге мәдрәсә ( бу урын хәзер Хабибуллин Мәүлит абыйлар бакчасына туры килә ) бинасы тәртипкә китерелә, тәрәзәләр куела, язу өчен кара такта ясала, парталар юнәтелә. Уку өчен 3 класс комплект җыйнала. 1933 нче елның сентябрь аенда авылга яңа укытучы җибәрелә. Ул Сизова Александра Алексеевна була. 1933 нче елда мәктәп итеп мәчет бинасы җиһазландырыла. 1932-1933 нче елларда яңа мәктәп төзү өчен Сурнар урманчылыгыннан агач ташый башлыйлар. Агачлар төзелеш эшләре өчен бик яхшы сыйфатлы була. Бер төп агач 1 ат йөгенә төяп бетерерлек булмый. Яңа мәктәп өчен урман кисеп ташуга зур көч куеп эшлиләр. Бу чорда колхоз рәисе булып Мөбәрәкшин Лотфулла эшли. Мәктәп төзү инициативасы аның исеме белән бәйле. Урман ташуда Гыйниятуллин Гәрәй, Заһидуллин Нурислам, Закиров Хуҗа, Заһидуллина Разия апалар тырышып эшлиләр. 1935 нче елда яңа мәктәп салына башлый. Мәктәп төзелешенең бригадиры булып Хисматов Мотыйгулла эшли. Бу эштә Саттаров Нигьмәтҗан, Хәбибуллин Әсхәт, Заһидуллин Шәйдулла күп көч куялар. Алар станнарда кул пычкысы белән такта - сайгак яралар. Шәрипов Әхәт, Хисматов Минһаҗ, Хайретдинов Насыйриларның тырышып эшләүләрен искә алалар, чөнки алар мәктәп төзү бригадасында даими эшләүчеләр була. 1936 нчы елда бина файдалануга тапшырыла. Бөек Ватан сугышы җиле безнең мәктәпкә дә кагыла. Бу бинаның күпмедер өлешен итек басу цехы, залы - клуб, калганы мәктәп хезмәтен үтәгән. Башлангыч мәктәп 1948 нче елдан җидееллыкка әйләнә. Мәктәп директоры Әүхәдиев Фәйзи була. 1956 нчы елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә, һәм директор итеп Салихов Шәфыйкь билгеләнә. 1978 нче елдан мәктәп директоры булып Галимҗанов Минҗан эшли. 1981 нче елдан коллектив белән Вафин Данис җитәкчелек итә. Ул 10 ел шушы вазыйфаны башкара, мәктәп өчен күп көч куя. 1987 нче елда укытучылар Юсыпова Фәнҗия һәм Валиуллина Гөлсинә инициативасы белән мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музеена нигез салына. 1990-1991 нче елдан мәктәп унберьеллыкка әверелә. 1991 нче елда мәктәпкә директор итеп Шакиров Сәфәргали билгеләнә. Балаларны социаль яклау йөзеннән, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, балаларны мәктәп ашханәсендә бушлай ашатуны оештыра. Бу чорда җылыту системасы газлаштырыла. Мәктәптә чаңгы спорты буенча бик күп I- разрядлы КМС, МС әзерләнә. 1998 - 2000 нче елларда мәктәп директор булып Хәбибуллин Фәнил эшли. Ул эшләгәндә мәктәп төп гомуми белем мәктәбе итеп үзгәртелә. 2001 - 2004 нче елларда мәктәп директоры вазифасы Вафина Ләйләгә йөкләтелә. 2001 нче елдан мәктәп кабат урта гомуми белем мәктәбе статусын ала. 2002 нче елда ике катлы мәдәният йорты мәктәп итеп үзгәртеп корыла, һәм 1 нче сентябрьдән укулар яңа мәктәп бинасында башлана. Мәктәпкә яңа җиһазлар кайтартыла. Спорт мәйданчыгы, стадион, географик мәйданчык булдырыла. 2004 – 2008 нче елларда яңадан Хабибуллин Фәнил директор булып эшли. Ул җирле үзидарә рәисе итеп сайлануы сәбәпле, 2008 - 2011 нче елларда Хәсәнов Хәлил директор вазифасын башкара. Ул җитәкчелек иткән чорда остаханә өчен янкорма төзелә, мәктәп бинасының эчке бизәлеше өр - яңадан эшләнелә, яңа компьютер техникасы, проектор кайтартыла, укытучыларга ноутбуклар бирелә. 2011 нче елдан Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы директор итеп билгеләнә. Мәктәптә Арча сәнгать мәктәбе филиалы үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Россиянең спорт остасы Габделбәров Рөстәм җитәкчелегендә татарча көрәш, билбау көрәше секцияләре эшли башлый. Укыту-тәрбия эшен компьютерлаштыру өчен интерактив такталар, проекторлар, яңа буын компьютерлар кайтартыла. Мәктәпнең материаль – техник базасын ныгыту өстендә эш алып барыла, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә инновацион технологияләр киңрәк кулланыла. Мәктәпнең заман таләпләренә туры килерлек хоккей мәйданчыгы һәм теплицасы булдырыла.
Телефон: - +7(843)-665-32-20
Адресы: Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт
-
Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1902 елда нигез салынган Урта Курса мәктәбе гасырлар дәвамында бинасын яңартса да, тарих анда укыган укучыларының истәлеген саклап яши. Мәктәптә авыл халкы ярдәме белән оештырылган музей бар. Анда 20нче гасырның башыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар чагылыш таба.
Телефон: - (884366)53443
Адресы: Арча районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт
-
Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1929 елда нигез салынган, заманында әллә ничә авылдан килеп укучылары белән гөрләп торган мәктәптә бүгенге көндә 31 бала укый һәм аларга 13 укытучы белем бирә.
Телефон: - +7(843)-669-24-24
Адресы: Арча районы, Иске Ашыт авылы, 7 нче йорт
-
Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Революциягә кадәрге чор 1889 елда Иске Чүриле авылында чиркәү-мәхәллә ачылган, Гади крестьян өендә мәктәп оешып, анда укытуда төп роль уйнаган. 1895 елда земство акчасына мәктәп төзелә, анда урта һәм өлкән сыйныфлар өчен кече мәктәп була. Мәктәптә крестьян балалары укыган. Балалар рус телен, математиканы, географияне, Дәүләт тарихын өйрәнгәннәр. Казан Изге Ана чиркәвенең рухание-маргаритларның атасы дини белем биргән. Мәктәптә кырыс дисциплина булган, кечкенә генә тәртип бозган очракта да укучыга кырыс җәза бирелә: йомшак урынга камчы белән сугу рөхсәт ителә. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң халыкка мәҗбүри башлангыч белем бирелә башлый. 1922 елда мәктәп тулы булмаган мәктәпкә үзгәртелә. Анда якын-тирә авыл балалары да килеп укый башлый. 1965 елда мәктәп укучылары өчен интернат төзелә. 1985 елдан мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелде. 1995 елда яңа ике катлы мәктәп бинасы ачылды.
Телефон: - +7(843)-665-73-09
Адресы: Иске Чүриле авылы, Мәктәп урамы, 49 нчы йорт
-
Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: ташкичү мәктәбенә 1929 елда нигез салына. Бүгенге көндә мәктәптә 41 бала укый.
Телефон: - +7(843)-669-05-22
Адресы: Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт
-
Арчаның 7нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: 1989 елда мәктәп Айван авылында Айван мәктәбе буларак эшли башлый. соңрак, Айван авылы Арча шәһәренә кушылгач, Арчаның 7 нче номерлы мәктәбе статусын ала.
Телефон: - +7(843)-663-60-57
Адресы: Арча районы, Иске Айван авылы, Яшьләр урамы, 1 Б йорты
-
Өчиле төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 1937 елда эшли башлый.
Телефон: - +7(843)-665-45-10
Адресы: Арча районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт
-
Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 2001 елда эшли башлый
Телефон: - +7(843)-669-46-72
Адресы: Арча районы, Хәсәншәех авылы, Комсомол урамы, 64 нче йорт
-
Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Шурабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1987 елда нигез салына. Моңа кадәр Шурабаш авылында татар һәм Мари башлангыч мәктәпләре булган , ә сигезьеллык мәктәп Шура авылында урнашкан булган. 1950-1979 елларда мәктәптә 300-350 укучы белем ала. 80 нче еллар башында аларның саны 150-160 ка кадәр кимегән. 1987 елда Шурабаш авылында яңа урта мәктәп төзелә. 2010 елда мәктәпне төп мәктәпкә үзгәртеп оештыралар. Укучылар саны - 97, укытучылар - 26 2011 елдан мәктәп «Шурабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» буларак эшли башлады. Укулар мәктәпнең авария хәлендә булу сәбәпле спорт комплексында алып барылды. Башлангыч мәктәптә - 23 укучы, шулардан татарлар - 13 , марилар - 10. Укытучылар - 7. 2013-2014 уку елында капиталь ремонт ясалды. Мәктәп яңадан «Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» буларак ачылды. Укучылар саны - 97, укытучылар - 24 2014-2015 уку елыннан урта звенода укыту рус телендә алып барыла. Ә башлангыч сыйныфларда укучылар туган телдә белем ала.
Телефон: - +7(843)-669-22-50
Адресы: Арча районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт
-
Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Арча районының Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1923 елда башлангыч мәктәп буларак нигез салына. 1950 елдан мәктәп җидееллык, 1962 елдан сигезьеллык, ә 1965 елдан урта мәктәпкә әйләнә. Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбе база мәктәбе булып санала. Анда Шушмабаш, Нуса, Сәрдәбаш, Ишнарат, Шәке, Илдус, Үгез-Елга авылларыннан һәм Мари Эл Республикасының Болгар авылыннан укучылар белем ала.
Телефон: - +7(843)-669-31-85
Адресы: Арча районы, Шушмабаш авылы, Габделхәй Кәримов урамы, 2 йорт
-
Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 2000 елда ачыла.
Телефон: - +7(843)-665-03-07
Адресы: Арча районы, Кушлавыч авылы, Тукай урамы. 1 нче йорт
-
Носы төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 1924 елда эшли башлый. Бүгенге көндә биредә 42 бала белем ала.
Телефон: - +7(843)-669-35-27
Адресы: Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
-
Разъезд-Курса төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 1990 елдан эшләп килә.
Телефон: - +7(843)-665-32-21
Адресы: Арча районы, разъезд Курса тимер юл бистәсе, Мәктәп урамы, 48 нче йорт
-
Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе
Тасвирлама: Мәктәп 1974 елда ачыла. 2003 елның октябреннән мәктәп укучыларын яңа төзелгән бинада кабул итә башлый.
Телефон: - +7(843)-665-76-21
Адресы: Арча районы, Иске Кырлай авылы, Яшьләр урамы, 1А йорты