Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе
-
Тасвирлама:
Шурабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1987 елда нигез салына. Моңа кадәр Шурабаш авылында татар һәм Мари башлангыч мәктәпләре булган , ә сигезьеллык мәктәп Шура авылында урнашкан булган. 1950-1979 елларда мәктәптә 300-350 укучы белем ала. 80 нче еллар башында аларның саны 150-160 ка кадәр кимегән. 1987 елда Шурабаш авылында яңа урта мәктәп төзелә. 2010 елда мәктәпне төп мәктәпкә үзгәртеп оештыралар. Укучылар саны - 97, укытучылар - 26 2011 елдан мәктәп «Шурабаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе» буларак эшли башлады. Укулар мәктәпнең авария хәлендә булу сәбәпле спорт комплексында алып барылды. Башлангыч мәктәптә - 23 укучы, шулардан татарлар - 13 , марилар - 10. Укытучылар - 7. 2013-2014 уку елында капиталь ремонт ясалды. Мәктәп яңадан «Шурабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» буларак ачылды. Укучылар саны - 97, укытучылар - 24 2014-2015 уку елыннан урта звенода укыту рус телендә алып барыла. Ә башлангыч сыйныфларда укучылар туган телдә белем ала.
-
Директор:
Ибраһимова Рәдинә Гаптеләхәтовна
-
Телефон:
- +7(843)-669-22-50
-
Электрон почта:
Shurabash2019@mail.ru
-
Адресы:
Арча районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт