erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе

Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Курса Почмак урта мәктәбенең узган зур юлы һәм бай тарихы бар. Революциядән соңгы елларда, башка бик күп авыллардагы кебек, Курса Почмак авылында дөньяви белемнәр бирә торган мәктәп булмый. Халык мәгарифе безнең авылга беренче мәртәбә 1928 нче елда тәүге адымын ясый. 1928 нче елда беренче штатлы укытучы Нәҗметдинов Рәхим килә. Бу вакытта мәктәп өчен махсус бина булмый. Балалар кешегә йөреп укыйлар. Морза (хәзер – Мурзин Минҗан) абыйлар ике өйле була, бер елны алар өендә, ә икенче елны Әсәдулла (хәзер – Әсәтов Равил ) абыйлар өендә белем алалар. Соңрак (1930-1932 елларда) ташландык хәлдәге мәдрәсә ( бу урын хәзер Хабибуллин Мәүлит абыйлар бакчасына туры килә ) бинасы тәртипкә китерелә, тәрәзәләр куела, язу өчен кара такта ясала, парталар юнәтелә. Уку өчен 3 класс комплект җыйнала. 1933 нче елның сентябрь аенда авылга яңа укытучы җибәрелә. Ул Сизова Александра Алексеевна була. 1933 нче елда мәктәп итеп мәчет бинасы җиһазландырыла. 1932-1933 нче елларда яңа мәктәп төзү өчен Сурнар урманчылыгыннан агач ташый башлыйлар. Агачлар төзелеш эшләре өчен бик яхшы сыйфатлы була. Бер төп агач 1 ат йөгенә төяп бетерерлек булмый. Яңа мәктәп өчен урман кисеп ташуга зур көч куеп эшлиләр. Бу чорда колхоз рәисе булып Мөбәрәкшин Лотфулла эшли. Мәктәп төзү инициативасы аның исеме белән бәйле. Урман ташуда Гыйниятуллин Гәрәй, Заһидуллин Нурислам, Закиров Хуҗа, Заһидуллина Разия апалар тырышып эшлиләр. 1935 нче елда яңа мәктәп салына башлый. Мәктәп төзелешенең бригадиры булып Хисматов Мотыйгулла эшли. Бу эштә Саттаров Нигьмәтҗан, Хәбибуллин Әсхәт, Заһидуллин Шәйдулла күп көч куялар. Алар станнарда кул пычкысы белән такта - сайгак яралар. Шәрипов Әхәт, Хисматов Минһаҗ, Хайретдинов Насыйриларның тырышып эшләүләрен искә алалар, чөнки алар мәктәп төзү бригадасында даими эшләүчеләр була. 1936 нчы елда бина файдалануга тапшырыла. Бөек Ватан сугышы җиле безнең мәктәпкә дә кагыла. Бу бинаның күпмедер өлешен итек басу цехы, залы - клуб, калганы мәктәп хезмәтен үтәгән. Башлангыч мәктәп 1948 нче елдан җидееллыкка әйләнә. Мәктәп директоры Әүхәдиев Фәйзи була. 1956 нчы елда мәктәп сигезьеллык итеп үзгәртелә, һәм директор итеп Салихов Шәфыйкь билгеләнә. 1978 нче елдан мәктәп директоры булып Галимҗанов Минҗан эшли. 1981 нче елдан коллектив белән Вафин Данис җитәкчелек итә. Ул 10 ел шушы вазыйфаны башкара, мәктәп өчен күп көч куя. 1987 нче елда укытучылар Юсыпова Фәнҗия һәм Валиуллина Гөлсинә инициативасы белән мәктәптә “Туган якны өйрәнү” музеена нигез салына. 1990-1991 нче елдан мәктәп унберьеллыкка әверелә. 1991 нче елда мәктәпкә директор итеп Шакиров Сәфәргали билгеләнә. Балаларны социаль яклау йөзеннән, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, балаларны мәктәп ашханәсендә бушлай ашатуны оештыра. Бу чорда җылыту системасы газлаштырыла. Мәктәптә чаңгы спорты буенча бик күп I- разрядлы КМС, МС әзерләнә. 1998 - 2000 нче елларда мәктәп директор булып Хәбибуллин Фәнил эшли. Ул эшләгәндә мәктәп төп гомуми белем мәктәбе итеп үзгәртелә. 2001 - 2004 нче елларда мәктәп директоры вазифасы Вафина Ләйләгә йөкләтелә. 2001 нче елдан мәктәп кабат урта гомуми белем мәктәбе статусын ала. 2002 нче елда ике катлы мәдәният йорты мәктәп итеп үзгәртеп корыла, һәм 1 нче сентябрьдән укулар яңа мәктәп бинасында башлана. Мәктәпкә яңа җиһазлар кайтартыла. Спорт мәйданчыгы, стадион, географик мәйданчык булдырыла. 2004 – 2008 нче елларда яңадан Хабибуллин Фәнил директор булып эшли. Ул җирле үзидарә рәисе итеп сайлануы сәбәпле, 2008 - 2011 нче елларда Хәсәнов Хәлил директор вазифасын башкара. Ул җитәкчелек иткән чорда остаханә өчен янкорма төзелә, мәктәп бинасының эчке бизәлеше өр - яңадан эшләнелә, яңа компьютер техникасы, проектор кайтартыла, укытучыларга ноутбуклар бирелә. 2011 нче елдан Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы директор итеп билгеләнә. Мәктәптә Арча сәнгать мәктәбе филиалы үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Россиянең спорт остасы Габделбәров Рөстәм җитәкчелегендә татарча көрәш, билбау көрәше секцияләре эшли башлый. Укыту-тәрбия эшен компьютерлаштыру өчен интерактив такталар, проекторлар, яңа буын компьютерлар кайтартыла. Мәктәпнең материаль – техник базасын ныгыту өстендә эш алып барыла, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә инновацион технологияләр киңрәк кулланыла. Мәктәпнең заман таләпләренә туры килерлек хоккей мәйданчыгы һәм теплицасы булдырыла.

  • Директор:

    Сабирҗанова Нурзилә Бариевна

  • Телефон:
    • +7(843)-665-32-20
  • Электрон почта:

    Ssmk.Ars@tatar.ru

  • Адресы:

    Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт