Иптәшен коткара. Яралана, әмма үз постын ташламый
Махсус хәрби операциядә катнашучы 39 яшьлек Фәнис Ахуновның гаиләсенең хәлен белергә бардык. Әнисе Гөлсинә апа каршы алды. Килене Руфинә эштә иде. Гөлсинә апа шулкадәр ачык кеше булып чыкты, андый кешеләр белән сөйләшү үзе бер күңелгә рәхәтлек бирә. Рәхмәт.
Сүзне ерактан, герой егет Фәниснең тамырларыннан башладык. Әнисе Гөлсинә Каенсарда туып үскән. Гөлсинәнең әнисе Минҗиһан, әтисе Гарәфи. Гарәфи абзый балта остасы, йортлар салып йөргән. Сугышта катнашкан, 1947 елда гына кайткан, әсирлектә булган. Әнисе Минҗиһан апа колхозда эшләгән. “Әти безнең минем шикелле ачу тота белмәгән кеше иде, – дип искә ала Гөлсинә апа. – Әни дә шундый иде, ай, ул Минҗиһан апаның җиңеллекләре, пешкән ризыклары, дип сагынып сөйлиләр. Әле беркөнне телефонга сыйныфташым Гөлзада язган. И, Гөлсинә, сезгә мунчага менә идек, сезгә бару безнең өчен бер бәйрәм иде, дигән. Мунчадан чыгуга Минҗиһан апаның тәмле пешкән ризыклары белән чәй эчәр идек, дип язган. Һәр атна кич мунча яга идек. Атна кич мунчага кереп чистарынган кеше җомга көнгә саваплы була, ди иде әни. Күрше апа-әбиләрен дә дәшә, әйдә бар-бар, нинди мунчага кермәгән ди ул дия-дия аларны мунчага кертер иде”.
Гөлсинә 8 сыйныфны тәмамлагач, сигез генә көн өйдә тора, сыер саварга фермага эшкә чыга. 15 яшь тә тулмаган була. “Шулай бер көн ферма мөдире Ибрай абый безнең капка төбенә килеп басты, фермага эшкә дәшәргә, – дип сөйли Гөлсинә. – Ул вакытта без кызлар уйнап, атка утырып, сыер “саварга” йөрибез. Кызык ич... Шаярабыз, көләбез. Ферма мөдире Ибрай абый сыер савучыны кияүгә урлаганнар, урынына кеше юк, әйдә, Гөлсинә, сыер саварга, дип дәште. Шуннан без ике кыз фермага сыер саварга бардык. Юньләп сыер да сава белмим. Әни, сез нишләп йөрисез анда пычракка батып, ди. Әйткәч, тилердегезме әллә, диде. Әни сүзенә дә карамадым, чынлап торып сыер сава башладым. Иптәш кыз туктады. Кәчегә кияүгә урлаган Фәния апа иң яхшы савымчы булган икән. Сыерлары сөтле. Саварга ияләнмәгән куллар авырта, төнлә юньләп йоклап та булмый. Әни чиләк күтәреп, миңа булышырга бара. Биш ел сыер саудым. Алдынгылар слетына да бардым. В.И.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медален дә бирделәр. Тылангыр егете Минвәлигә кияүгә баргач, фермадан китәргә туры килде. Минвәли шофер, безгә печәнгә килә, шуннан таныштык”.
Гөлсинә ике кыз бала таба. Ире белән Казанга барып яшиләр. Әмма ун елдан соң аерылышалар. Шуннан Гөлсинә икенчегә бара. Аңа күпне күрергә туры килә. Барысын да сөйләп бетереп кенә булмый. Икенче ире – Фәниснең әтисе, тумышы белән Якты Көн авылыннан Рәис моннан җиде ай элек бакыйлыкка күчә. Гөлсинә Казаннан ире Рәис белән Каенсарга әти-әнисе янына яшәргә кайталар. Фермага сыер саварга керә, колхоз йорт бирә. Шулай итеп алар Каенсарда яшәп калалар.
2017 елда ипотекага квартир алып Арчага яшәргә киләләр. Гөлсинә апа улы Фәнис гаиләсе белән яши. Алардан аерылмый ул. Бүген өйдә килене Руфинә һәм ике онык-кызчыклар белән яшиләр.
Бүгенге көндә офицер Фәнис Ахунов Мәскәү яны Нижегород өлкәсендә хезмәт итә. Контрактчыларны хәрби хезмәткә өйрәтә.
Хәрби юлын искә төшереп үтик. 18 яшь тулгач, Хабаровскида армия хезмәте үтеп кайта. “Әле дә күз алдымда, – дип сөйли әнисе Гөлсинә апа. – Әтисе белән нәрсәдер сөйләшә болар. Ничектер бабай күңелсезләнебрәк тә китте. Миңа әйтмиләр аны-моны. Чечня дигән сүз чыкты бит болар авызыннан. Нәрсә сөйләшәсез сез дим. Фәнис тиз генә киенеп чыгып китте. Әтисе Фәнис контракт төзеп кайткан бит, ди. Шуннан мин елый башладым. 2010 елның октябрендә Фәнис Чечняга контракт белән хезмәт итәргә китте. 6 ай анда, 6 ай монда – Казанда частьта хәрби хезмәткә өйрәтәләр. Шунда Кавказ тауларында 7 елга якын хезмәт итте ул. Аның хәрби тәҗрибәсе зур. Тауларда телефоннан язарга да, шалтыратырга да ярамый иде. Үлүчеләр булды... Айга 30ар мең сум акча түләделәр. Шулай итеп, Арчадан ипотекага квартир алдык”.
Хатыны Руфинә Соль-Илецкидан. “Соль-Илецкида ял иткәндә квартир хуҗасының кызын алып кайтты, – ди Гөлсинә. – 34 яшендә өйләнде. Киленебез Руфинә дә үзебезгә охшап килде, әйбәт, килешеп яшибез. Ә Фәнис безнең үзем кебек бик гади, характеры минеке, ә төгәллеге, күп белергә теләве әтисенә охшаган. Без җәен авылда торабыз. Шулай бервакыт мобилизация дип сөйләшәләр. Фәнис авылга шалтырата, әни, чәч ала торган машинаны әти авылга алып кайтып китте мәллә, дип. Анысы җайлырак иде аның, миңа кирәк иде ул, ди. Күрше хатыны ярты ипи кыстырып кергән. Югыйсә, өйдә ипи бар бит. Елаганга да охшаган бу. Болай гына кергән идем диде дә, чәй эчте дә, чыгып китте. Иртәгә китәсездер инде ди бу. Арчага кайтсам, ишек төбендә рюкзак тора. Хәрбиләр рюкзагы. Бездә кеше бармы әллә, дим. Юк, кеше юк, рюкзак минеке ул әни, ди. Ник рюкзак кая бара, дим. Әйткәч, йөрәгем “жу” итеп китте. Озатырга җыелды халык, җыелды халык, озатабыз, коеп ява яңгыр... 2022 елның 26 сентябре иде бу. Автобуска төяп алып чыгып киттеләр. Хатыны Руфина сыгылып төште... Руфинәне сүгәм, ник елыйсың, элек тә уенга алалар иде бит, дим. Аннары аңладым инде... Фәнис мобилизацияләнде. Бервакытта да зарланганы юк аның. Ул шундый пөхтә кеше безнең. Күрше Нурулла абый Фәнис малай вакыттан ук әйтер иде: Фәнис хәрби булырга тиеш ул, дип. Эчми дә тартмый да. Өченче балам малай булгач сөендем. Минем яклаучым булыр әле дип”.
Фәнис әнисен, гаиләсен генә яклаучы түгел, илен дә яклаучы. Үзе белән телефон аша элемтәгә чыктык. Әмма Фәниснең сөйләшергә вакыты булмады. Хәлен белгәнгә бик җылы итеп рәхмәтләрен әйтте. Һәм батырлыклары язылган рәсми кәгазьне җибәрде. 2023 елның 11 мартында атыш вакытында пулеметчы Р. Мөхәммәтгалиевның күзләре, куллары, аяклары ярчыклар эләгеп яралана. Шуннан сержант Фәнис Ахунов пулеметчы янына шуышып барып, беренче ярдәмне күрсәтә һәм госпитальгә озату өчен куркынычсыз урынга алып чыга. Шулай итеп, Фәнис пулеметчының аяк-кулларын, күзләрен саклап кала.
2023 елның 8 декабрендә сержант Фәнис Ахуновка һәм аңа буйсынучы хезмәттәшләренә Харьков өлкәсе Иваново пункты янындагы урман полосасын ныгыту йөкләнә. Төнлә Фәнис диверсантлар төркемен сизеп ала һәм ут ача. Аларның икесе яралана. Тревога буенча бөтен шәхси состав аякка баса. Һәм дошман һөҗүменнән котылып калалар. Фәнис үзе дә ярчыклар белән яралана, әмма ул үз постын ташламый...
...Өйдә Фәниснең медальләре тагылган парад костюмы эленеп тора. Герой “За спасения погибших” медале, Жуков медале, өч “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләнгән. “Махсус хәрби операция зонасында хехмәт итүче хезмәттәшләре сагына, – ди әнисе Гөлсинә апа. – Үзе дә сагына. Исән-сау булсыннар!”
Без якташыбыз Фәнис кебек егетләр белән горурланабыз һәм аларга исән-сау хезмәт итеп кайтуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев