“Исән-сау кайтсыннар. Көтәбез”
26 апрельдә махсус хәрби операция зонасына чираттагы өченче гуманитар колонна китәчәк
Чираттагы гуманитар колоннаны озатуга хәзерлек һәр авылда, предприятие, учреждение, оешмада алдан ук башланды. Һәркем кулыннан килгәнчә, җиңүне якынайту өчен, дип үз өлешен кертергә тырыша.
Узган атнада без Алан авылында булдык. Клубта бер төркем хатын-кыз махсус хәрби операция зонасына җибәрергә дип маскировка өчен челтәр үрә.
– Аллага шөкер, монысын да тәмамладык. Узган ел бик зурны бәйләгән идек. Быел авылдашыбыз Әхәт Шәрәфиев челтәр үрү өчен махсус стан ясап бирде. Механизатор ул. Кирәк иде, дигән сүзне ишетүгә, кайчан эшләргә өлгергәндер, вакыт тапты, икенче көнне күтәреп тә килде, – диделәр.
Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина: “Искиткеч тырыш, бердәм халык яши бу авылда. Нәрсә кушсак та – урамда, мәйданчыкта, зиратта, мәчеттә җыештырасы, буйыйсы, төзекләндерәсе булса, авыл активистлары берсүзсез башкарып чыга. Хатын-кызлар да, ирләре дә булыша. Тагын бер соклангыч яклары бар – төгәлләр. Иртән җидегә чакырасың икән, нәкъ җидедә барысы да урында була. Авылда калучы, әти-әни белән яшәүче яшьләр бик күп. Йортлар салып чыгалар, терлеген асрыйлар, мул яшиләр”.
Егетләребезгә ярдәм итүгә дә күмәк булып алынганнар. Шәмнәр дә ясаганнар, оекбашлар, мунчала да бәйләгәннәр, токмач та кискәннәр, азык-төлек тә җыйганнар, акчалата да ярдәм күрсәткәннәр. Аларны абыстайлар укып, исән-имин кайтуларын теләп дога кылып җибәргәннәр.
– Шәмнәр өчен парафинны да үзебез алдык, – диде Алинә Низамиева. – Сүзне тыңлап киләләр. Гомумән, бөтен яктан актив бу апалар. Спектакльләрдә уйныйлар, концертларда чыгышлар ясыйлар. Бездә “Яшь күңел” хатын-кызлар клубы эшли.
– Бу челтәр беткәнче махсус хәрби операция тәмамланса, аны ябынып Шүрәле булып уйнар идек, дип җиңү яулап егетләребезнең кайтуын телибез, – диде Рәмзия Гыйбадуллина.
Аның шулай беркатлы сүзләре елмаерга мәҗбүр итте. Амин, дигән сәгатькә туры килеп, чыннан да, бу челтәрләрне киләчәктә шундый максатларда гына кулланырга язсын иде.
Бөтен күңелләрен биреп, өйдәге эшләрен дә онытып (авылда ул буа буарлык) йөргән бу ханымнар белән аерым-аерым сөйләшәсе килде. Һәрберсенең үз тормышы, бер-беренә ошамаган язмышы, әмма аларны барысын да бер теләк берләштерә.
Рәсимә Сәлахованың әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, 49 яшендә үлгән, улы Айрат Нургалиев ел ярым Чечняда хезмәт иткән, 43 яшендә вафат булган. Кияве Рөстәм Байбиков МХОдан яраланып кайткан.
Рәсимә Сәлахова: “Тумышым белән Чиканастан мин. Ирем Айдар шушы авылныкы. Чаллыда яшәдек. Пенсиягә чыккач бирегә кайттык. Кияү яраланып Казанда госпитальдә ятты. Өч тапкыр янына бардым. Күп итеп тәмле әйберләр пешереп. Егетләрнең барысы да көтеп тора иде. Госпитальдә булган, андагы хәлләрне үз күзләре белән күргән һәр кешенең кат-кат булышасы килер, бер барып карасалар, “минем өем читтә, бернәрсә белмим”, дип өйдә ятучыларның да башына сугар иде”.
Гөлсинә Шакирҗанова Кукмара районының Камышлы авылыннан. Аланга килен булып төшкән. Башта гаилә Казанда яшәгән. Аннан авылга кайтканнар. Монда сыер да сауган, төрле эштә дә йөргән. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Спектакльләрдә уйный, сәхнәдән матур итеп шигырьләр сөйли. Авылның иң актив хатын-кызларының берсе.
Әнисә Гыйбадуллина да кияүгә чыгып Казаннан кайткан. Үзе Сикер-тәннеке. 38 ел инде Аланга килгәненә. Сыер сауган, кибеттә эшләгән. Өч балалары бар. Кече улы, килене белән яшиләр. Ярдәм итәргә ашкынып торуының сәбәбе дә бар – апасының улы Ришат махсус хәрби операция зонасында.
Сәрия Салихова: “Бертуган энем Рәмис Бәдриев (Ташкичүдән) махсус хәрби операция зонасында. Контракт төзеп китте. Әни безнең тумышы белән Ташкичүнеке. Аланда яши. Таҗикстаннан күчеп кайттык. Бу якларны үз иттек”.
Оркыя Гыйбадуллина: “Мин Мамадыш ягыннан, Аланга килен булып килдем. Кеп-кечкенә йортта ике килен, өч гаилә бергә яшәдек. Аннан башка чыктык. Өч бала үстердек. Улым безнең белән калды. Янда өч онык бар. Үзем фермада эшләдем. Ирем дә колхозда хезмәт куя”. Оркыя сәнгатьне ярата. Спектакльләрдә уйный, кызыклы күренешләрдә катнаша. “Ватсабтагы авыл төркемен карап кына торам. Алинә чакырып язса, бик риза булып барам. Язмаса, ник тавыш-тын юк икән, дип борчыла башлыйм. Авыл белән дус, бердәм без”, – ди Оркыя.
Рәмзия Гыйбадуллина Урта Курсадан. Аланга килен булып төшкән. 42 ел сыер сава. Дүрт бала үстергәннәр. Өч кызы Арчада, улы үз янында. Җиде оныгы бар. Ире сигез ел элек вафат булган.
– Кем кая чакыра, шунда барабыз. Эштән бәхет минем, – ди ул. – Тормышыма, бу авылга килен булып төшкәнемә бик рәхмәтлемен.
– Бүген Нурфия Шакирова (ялдагы укытучы), Гүзәл Гайфуллина (пенсиядә булуына карамастан, әле дә сыер сава), Рәсимә Гыйлаҗиева, Фәридә Шакирова, Хәнифә Шакирова, Рәмия Шәрәфиева төрле сәбәпләр белән килә алмаган, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Алар барысы да бербөтен, һәркайда бергә, авыл активистлары.
Фәридә Шакирова белән өендә очраштык. Аның улы Ришат махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ел башында кыска вакытлы ялга кайтып киткән. 23 февральдә озатканнар.
– Каршы алуы бик күңелле, әмма озатулары бик яман. Кайткан көнне үк ничекләр озатырмын икән, дип уйлый башлыйсың, – диде Фәридә. – Ашау, йоклау өчен дә кайгырмыйбыз, тизрәк кайтсын иде, дибез.
Улы турында сөйли башлау белән ананың иреннәре үк калтыравына игътибар иттем. Көчле хатын, үзен бик тиз кулга алды.
– Ришат бер дә үзе турында сөйләгәнне яратмый. Үзе дә сөйләми, үзе турында сораганнарга да сүз әйтмәскә куша, – диде ул.
– Фәридәнең әтисе Украинада хезмәт иткән. Хәзер оныгы шул җирләрдә. Габдрәхим бабай исән әле, Сикертәндә яши, – диде Рәмзия Вафина. – Чыннан да, Ришат очрашуларга да килми, фоторәсемгә дә төшми. Шулай да кыска вакытлы ялга ике кайтуында да минем янга кереп озаклап сөйләшеп утырды.
Фәридә белән Ринат Шакировлар өч бала үстерә. Олы уллары Динар колхозда тракторчы. Терлекләр күп асрыйлар. Биш сыерлары, үз җирләре бар. “Барысын да Динар карый, барысына да өлгерә, безнең сәламәтлек мактанырлык түгел”, – ди Фәридә. Кызлары Казанда. Ришат кечкенәдән комбайнда эшли. Казан авиация көллиятенә укырга керә. Тәмамлый да алмыйча армиягә китә. Дипломын да иптәш малайлары алып кайтып бирә. Башта Читада, аннан Краснодарда хезмәт итә. Кайткач алган һөнәре буенча эш таба алмый, шабашкага алына. 2022 елның сентябрендә беренчеләрдән булып мобилизацияләнеп махсус хәрби операция зонасына китә. “Пешекче кирәк, дип алдылар. Армиядә пешекче булды. Әмма... Тәэмин итү взводында ул”, – диде Фәридә. – Исән-сау гына кайтсын. Йөргән кызы да бар. Көтәбез”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев