Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Илнур Мөхәммәтсафинның әнисе: «Географияне яратты. Дөньяны күрәсе килде»
«И-и, әни, мактасалар, һавага күтәреләм мин, дип әйтер иде, – диде Фирдәвес апа дулкынланып. – Газетада үзе турында язма чыккач, и сөенер инде...»
“Җидесе – Коръән ашыннан соң, туганнар өйдә вакытта килсәгез, уңайрак булыр иде”, - дигәч, юлга кузгалдык.
Сүзебез Лесхоз авылыннан махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илнур Мөхәммәтсафин турында. Илнур 1980 елның апрелендә туган. 44 яшьтә. Өйләнмәгән.
Әнисе Фирдәвес апа өзгәләнеп: “Контракт төзегәнен миңа әйтмәде, мине борчыйсы килмәгән, – диде. – Киттеләр... Юлда барганда шалтыратты: без унау, менә хәзер ашханәгә туктыйбыз дип. Узган елның 1 августында китте. Тырышып хезмәт итә, бик актив дигән хәбәр килде”.
“Батыр йөрәкле, курыкмый иде ул”, – дип сүзгә кушылды абыйсы Рифат.
Абыйсы Рифатны спорт ярышларыннан яхшы беләбез. Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырган йөгерү ярышларында иптәшләре: “Рифат Мөхәммәтсафин бик шәп чаба. Аңа җитеп булмас!” – дип әйтерләр иде. Һәм, дөрестән дә, Рифат финишка беренче килә! Ул хәзер Арчаның Г.Курсави исемендәге лицейда физкультурадан укыта.
Алар биш малай үсә. Илфат, Рифат, Рафил, Рамил һәм Илнур. “Кайнанам Маһинур бик әйбәт иде, балаларны да карады, ашарга да пешерде, бик булышты, мин әртильдә эшләгәч, өйгә дә алып кайтып тектем, алдынгы тегүче идем”, – ди Фирдәвес апа. Олысы Илфат Казанда яши, МВД юридик институтын тәмамлап, полициядә эшләгән, отставкада, Рифат һәм Рамил Казанда педагогия институтында белем алып, Рифат Арчада укыта, Рамил – Казанда Идел буе федераль университетта. Рафил Түбән Пошалымда яши, Илнур белән алар икесе Үрнәк һөнәр училищесын тәмамлый. Барысы да армия хезмәтен үтәләр. Илнур Смоленскида хезмәт итә. Армиядән ул яхшы рекомендация белән кайта. Рекомендация Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең һава һәм ракета оборонасы гаскәрләренең Хәрби университеты начальнигы приказы нигезендә бирелә. “Армиядә хезмәт иткән вакытта рядовой Илнур Мөхәммәтсафин үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Тәртипле булды. Барлык дәрәҗәдәге командирлардан һәм начальниклардан бары тик мактауларга гына ия. Әйткәнне үтәүчән. Алга куйган бурычны, акыллы инициативалар күрсәтеп, вакытында үти. Һәрвакыт үзенең хәрби осталык дәрәҗәсен камилләштерү өстендә эш алып бара. Үзенә беркетелгән техниканы һәм коралны яхшы белә. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең гомуми хәрби уставларын белә һәм уставта язылганнар нигезендә хезмәт итә. Өлкән начальниклар сүзен дөрес итеп кабул итә белә. Коллективта абруй казана. Физик яктан әзерлеге яхшы. Әхлакый яктан тотнаклы, аралашучан. Хәрби һәм хөкүмәт серләрен саклый белә.
“Хәрби хезмәт итүчеләрнең статусы турында”гы Федераль Законның 19нчы маддәсе 5нче пункты нигезендә Илнур Мөхәммәтсафин югары яки урта һөнәр алу өчен дәүләт учреждениесенә һәм әзерлек бүлегенә конкурстан тыш укырга керергә тәкъдим ителә”. Илнурның абыйсы Рифат: “Мондый рекомендацияне бик сирәк кешеләргә генә бирәләр. Бу бик кыйммәтле документ”, – диде.
“Аның армиядән кайткач, хәрби уку йортына укырга керергә теләге булды, – дип сөйли әнисе Фирдәвес апа. – Әмма әтисе Сөнгать син төпчек бала, безнең белән өйдә калырга тиеш, дип ризалык бирмәде. Печән чабасы бар, сыер асрамыйча булмый, көтү чиратына чыгасы бар, дүртегез дә өйдән чыгып китте, син дә чыгып китмә инде дигәч, риза булды. Әтиләре гомер буе “ЗИЛ” машинасында алдынгы шофер булып эшләде. 2015 елда мәрхүм булды. Илнур төрле эш башкарды. Төзелеш эшенә дә йөрде, сакта да торды, мине дә карады – опекунлык итте. Минем буыннарым авырта. Яшем бара шул, 84не тутырдым”.
Фирдәвес апа Түбән Пошалымда 1940 елның 5 декабрендә туа. Әнисенә бер генә бала була ул. Әтисе сугышта һәлак булган. “Әти сугышка киткәндә алты айлык кына булып калганмын, – дип сөйли Фирдәвес апа. – Әтиебез өч малай, бер кыз булганнар. Әти иң олысы. Нәкыйп, Билал, Хатип – алар өч бертуган сугыштан кайтмый. Бар да гармунчы булган. Билал абый русский гармунда уйнаган. Әтиләре сукыр бабай да гармунчы. Әнә, Сафа егетләре капка төбенә чыкты инде, кайсы русскийда уйный, кайсы тальянда, хәзер клубка кеше җыела башлый инде, дип әйтә торган булалар. Әти сугышка киткәнче тимерчелектә эшләгән. Өч малае сугышта үлгәнне ишеткәч, бабай елый-елый сукырайган. Әби астма белән авырган. Бердәнбер кызлары кияүгә киткән. Әни 83 яшь ярымда мәрхүм булды. Әни яшен үтеп киттем инде... Әтинең әтисе Сафа бабай бик укымышлы, булдыклы кеше булган. Мәккә, Мәдинәгә дә барган. Өч ат җигеп, Казанга йомырка сатарга йөргән. Аннан товар төяп кайткан. Кибете булган. Тормышлар үзгәргәч, бабайны сөргенгә җибәрмәкче булганнар. Авыл халкы алып калган. Без авылда Сафа абый белән яшибез дип”.
...Гармунчылар. Булдыклы нәсел. Фирдәвес апа улы Илнурның җырга, моңга тартылуы да шул нәселдән килә торгандыр, ди. “Абыйсы Рифат педучилищеда укыганда аның гитарасын шыпырт кына алып, үзлегеннән уйнарга өйрәнде, – дип сөйли Фирдәвес апа. – Музыкага сәләте әйбәт иде. Олы бабай да, балалары да җырчы, гармунчы булган бит инде. Илнур да бик матур җырлады. Нәкъ Салават тавышы килә иде. Гитарада үзе уйнап, үзе җырлады. Үзеннән-үзе ноталар язып, шулай өйрәнде ул.
Мәктәптә укыганда географияне бик яратты. Әни дөньяда нинди илләр, җирләр бар – бөтенесен дә күрәсе килә, дияр иде. Йолдызлар атылган вакытта тышка чыгып бинокольдән күзәтте.
Бик чиста иде. Ашарга пешерә, газ өсләрен чистартып тора, кухня идәнен юып чыгара. Әни, менә мин сиңа ике көнгә ашарга пешердем, мин ике көнгә эшкә китәм, сиңа җылытып-җылытып кына ашыйсы була, дип әйтер иде...”.
Училищеда математикадан укыткан Роза ханым Фатыйхова белән сөйләшәбез. “Бу хәбәрне ишетүгә улым Ришат белән Фирдәвес апаның кайгысын уртаклашырга бардык, – дип сөйләде Роза ханым. – Илнурның училищеда укыганын бик яхшы хәтерлим. Мәктәптә алар минем улым Ришат белән бер парта артында өч ел бергә утырдылар. 9нчы сыйныфтан соң Илнур училищега килде. Акыллы, тәртипле егет иде. Иптәшләре белән ачуланышып йөрмәде, Бик ярдәмчел. Урамда очратса, әллә каян Роза апа дип, хәлләрне сорашыр иде...”.
– Мин аларның училищеда производствога өйрәтү мастеры булдым, – дип сөйләде Марат. – Укыганда Илнур тырыш, тәртипле егет булды, иптәшләре белән дус иде. Тәртипсезләнеп кайберәүләр кебек милициягә дә эләкмәде. Озатырга бергә укыган иптәшләре Арчадан гына түгел, Казаннан, күрше-тирә районнардан да килделәр. Якын итмәсәләр килмәсләр иде. Илнур Ватан алдындагы бурычын намус белән геройларча үтәде.
– И-и, әни, мактасалар, һавага күтәреләм мин, дип әйтер иде, – диде Фирдәвес апа дулкынланып. – Газетада үзе турында язма чыккач, и сөенер инде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев