1 июнь 2020 яңалыклары
-
Арчада юлны аркылу чыгу урыны--зебраны буйыйлар
Юлларны һәрдаим карап торырга кирәк шул.
-
Шәмсетдиновка яңа гаепләү белдерелде
Байкал арты краенда хәрби частьта атыш оештырган солдат Рамил Шәмсетдиновка яңа гаепләү (үтерү теләге белән һөҗүм итү) белдерелде. Бу хакта 1 июньдә ТАССка аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән.
-
Татарстанда туристлар өчен уникаль тәкъдимнәр әзерләнде
Татарстан туристлык тармагы вәкилләре җәйге туристлык сезонына Россиядән килгән кунаклар өчен кызыклы тәкъдимнәр әзерләде. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
-
Арчаның 90 еллыгына багышланган бәйгенең нәтиҗәләре
Арча районына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйгебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте. ?Беренче чиратта, катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.? 49 катнашучы (кайбер сәбәпләр аркасында бер клип бәйгедән төшеп калды), 49 хезмәт, берсеннән-берсе матур табигатьле авыллар һәм дүрт дистәдән артык өр-яңа клип!? Афәрин, арчалылар!
-
Наласалар авыл җырына клип ясау өчен аккошлар чакырткан (ВИДЕО)
Наласалар "Наласа" җырына үз авылларын һавадан төшертеп клип ясаган.
-
Барысы да өй арестында
Казан шәһәренең Яңа Савин суды матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Арча районы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре Н.Бариев сак астында тотудан азат ителеп, 21 июльгә кадәр өй арестына күчерелгән. Өй арестында булучы хезмәткәрләрнең дә арест срогы 21 июльгә кадәр озайтылган.
-
Коронавирус чигенә: мәчетләр ачыла башлады
Авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу, озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде.
-
Юл кырыена төшеп киткән машинадагы пассажир үлгән
Татарстанда урман юлыннан барганда машина юл кырыена төшеп киткән, пассажир һәлак булган.
-
Арчада бүген Covid-19 белән авыручылар теркәлмәгән
19 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 31 кеше өйдә дәвалана
-
Зоояклаучылар хәрәкәте: Конституциядә хайваннарны яклау турында төзәтмә - зур адым
Россия Конституциясенең хайваннарны яклауга кагылышлы 114нче маддәсенең яңа редакциясе — илнең җитди адымы. «Татар-информ»га «Зоокайгырту» приюты вәкиле Эвелина Скрипочкина әнә шундый фикердә торуын әйтте.
-
Алты яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар
Бала 31 майда югала.
-
Сабантуй үткәреләчәк. Тик әлегә карар юк
Халык сүзләренә караганда, Сабантуй Татарстан районнарында 20 июньдә, ә авылларда 21 июньдә үткәреләчәк. Тик барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның карарын көтә.
-
Арчада 3 яшьлек баланы машина бәргән
29 майда Арчаның Совет мәйданында 1957 елгы йөртүче иярләгән «DAEWOO NEXIA»машинасы 2017 елгы баланы бәрдерә.
-
Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр
Россиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри.
-
Бүген балачак бәйрәме
Балачак, балачак! Син шундый гүзәл чак! Үскәч тә күңелдә, Хәтердә калыр чак! Факия Шәрәфетдинова