erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәмсетдиновка яңа гаепләү белдерелде

Байкал арты краенда хәрби частьта атыш оештырган солдат Рамил Шәмсетдиновка яңа гаепләү (үтерү теләге белән һөҗүм итү) белдерелде. Бу хакта 1 июньдә ТАССка аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр иткән.

Шәмсетдиновка 105 мәддә ("Үтерү") буенча гаепләү белдерелгән иде, ләкин, ике кеше исән калганлыктан, гаепләүне ике өлешкә бүлгәннәр. Беренчедән, 105 мәддә буенча гаепләү калды, икенчедән, "Үтерү теләге белән һөҗүм итү" маддәсе өстәләчәк.

 

2019 елның декабрендә Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат Байкал артындагы хәрби частьтә уставта каралмаган мөнәсәбәтләр турында эштә зыян күрүчеләр дип танылды. Шул ук айда рядовой хат язган, анда һәлак булучыларның гаиләләреннән гафу үтенгән. Гаепләнүче үз тормышын армиядәге хезмәт белән бәйләргә теләвен һәм кайсы мизгелдә "ычкынуын һәм соңгы адымга баруын" аңламавын белдерде. Психиатрия экспертизасы аны үз акылында дип таныды.

 

25 октябрьдә Рамил Шәмсетдинов каравыл сменасында хезмәттәшләренә ут ачкан. Сигез кеше һәлак булган, икесе яраланган. Шикләнелүчене инциденттан соң ук тоткарлыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Шул ук көнне Оборона министрлыгында 20 яшьлек рядовой Шәмсетдинов шәхси хәлләр аркасында килеп чыккан нерв өзлегүе нәтиҗәсендә атыш оештырган, дип хәбәр иттеләр. 28 октябрьдә срочникны ике һәм аннан да күбрәк кешене үтерүдә гаепләделәр, дип хәбәр итә ТАСС.

Шәмсетдиновның адвокаты карантин чикләүләргә бәйле рәвештә ( 14 көн изоляция үтәргә кирәк) Читага бара алмый торуын белдерә. Ул тикшерү эшен туктатып торуны сорап хәрби прокуратурага хат салган. Үзгәрешләр булмаса, Байкал аръягында чикләүләр 8 июньдә бетәргә тиеш. Шуннан соң адвокат Шәмсетдинов янына бара алачак.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Sh-msetdinovka-ya-a-gaepl-298288/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X