erid:2VtzquqpS7d
Арча районында төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә
Арча яңалыклары

Арча районында төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту дәвам итә

Административ комиссия белгечләре атна саен рейдларга чыгып, шәхси секторда, оешмалар һәм авыл җирлекләре территорияләрендә хокук бозуларны ачыклый. Комиссия эшендә төп игътибар штрафларга түгел, ә кисәтү һәм аңлату чараларына бирелә.

Арча муниципаль районының административ комиссиясе белгечләре шәхси секторда, оешмалар тирәсендә һәм авыл җирлекләрендә даими тикшерүләр үткәрә. Рейдлар барышында төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары ачыклана. Хокук бозучылар комиссия утырышына чакырыла, анда һәр очрак аерым каралып, коллегиаль карар кабул ителә.

Комиссия эшенең төп максаты – халыкны штрафка тарту түгел, ә кагыйдәләрне аңлату, хокук бозуларны кисәтү һәм тәртип урнаштыру. Статистика күрсәткәнчә, кабул ителгән карарларның якынча яртысы кисәтү рәвешендә була. Әгәр гражданин утырышка кадәр үк кимчелекләрне бетерсә һәм моны фотосурәтләр белән расласа, аңа карата кисәтү чарасы кулланылырга мөмкин.

Иң еш очрый торган хокук бозулар

Административ беркетмәләрнең күбесе Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә төзелә. Әлеге маддә төзекләндерү кагыйдәләрен бозуга кагыла.

Урамнарның чисталыгы үзебездән торганын онытмыйк.

Арча муниципаль район Советының 2022 елның 22 сентябрендәге 81нче номерлы карары белән расланган Төзекләндерү кагыйдәләренең 40нчы пункты нигезендә, гомуми файдаланудагы территорияләрдә түбәндәгеләр тыела:

  • урамнарны металл сыныклары, төзелеш һәм көнкүреш калдыклары, салам, авыл хуҗалыгы продукциясе белән томалау;

  • туфракны нефть продуктлары һәм ягулык-майлау материаллары белән пычрату;

  • чүп-чар өемнәре һәм рөхсәтсез калдыклар тупланмалары булдыру.

Үткәрелгән рейдларның нәтиҗәләре дә сизелә: үзәк урамнарда һәм шәхси секторда төрле әйберләрне тәртипсез урнаштыру очраклары сизелерлек кимегән.

Комиссиянең төп бурычы – җәза бирү генә түгел, ә хокук бозуларны булдырмау һәм кешеләргә төзекләндерү кагыйдәләрен аңлату.

Һәр очрак аерым карала

Карар кабул иткәндә комиссия хокук бозуның шартларын, гражданинның шәхесен, мөлкәти хәлен һәм гамәл кылу сәбәпләрен өйрәнә. Йомшартучы шартлар да игътибарга алына. Шуңа күрә комиссия утырышында катнашу мөһим: бу – үз фикереңне җиткерү, хәлне аңлату һәм гадел карар кабул итүдә катнашу мөмкинлеге.

Комиссия карарлары үтәлергә тиеш. Билгеләнгән вакытта штраф түләнмәгән очракта, документлар мәҗбүри түләтү өчен суд приставларына тапшырыла.

Районда үз тирә-юнен чиста һәм тәртиптә тотучы, башкаларга үрнәк күрсәтүче кешеләр күп. Урамнарның чисталыгы, авыл һәм шәһәрләрнең төзеклеге һәр кешенең җаваплылыгына бәйле.

Терлек азыгы урамда булырга тиеш түгел.

Туган ягыбызны матур һәм уңайлы итү – уртак бурычыбыз. Чисталык һәркемнең үзеннән башлана!

Фотолар районның Административ комиссиясеннән алынды.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев