Расписание төзегәндә мәктәпләр, балаларның эшкә сәләтлелеген һәм предметларның катлаулылыгын исәпкә алып, атна дәвамында йөкләнешне тигез бүләргә тиеш.
Россия укучылары 7 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр көненә җидедән артык дәрес укый алмый. Башлангыч сыйныф укучылары өчен катгыйрак чикләүләр гамәлдә. Мондый нормалар ТАСС өйрәнгән баш дәүләт санитария табибы карары белән билгеләнгән, дип яза Татар-информ
Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен көненә алтыдан артык дәрес каралмаган. Беренче сыйныф укучылары максимум дүрт дәрес, ә атнага бер тапкыр – биш дәрес белән шөгыльләнә ала, әгәр өстәмә шөгыль булып физкультура тора икән. 2-4 нче сыйныфларда көн саен бишкә кадәр һәм атнага бер тапкыр алтыга кадәр физкультура хисабына дәресләр рөхсәт ителә
Нет комментариев