erid:2VtzquqpS7d
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «ТатАрсТан» тантанасында катнашты
Арча яңалыклары

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «ТатАрсТан» тантанасында катнашты

16 ноябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «ТатАрсТан» конкурс хәрәкәтенең Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Тантанада Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XXI Республика балалар иҗаты конкурсының Гран-при ияләре дә катнашты.

  • Ольга Кочурова – «Нәфис сүз» номинациясе (укытучысы – З. Г. Кочурова);
  • Илдан Садыйков – «Халык уен кораллары. Баян» номинациясе (укытучысы – Н. Р. Фәхретдинов).

Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев