Республикада үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр әзер ризыкларның сыйфаты белән бәйле җитди мәсьәләләрне ачыклаган. Сатудан 16 тоннадан артык сыйфатсыз азык-төлек алынган, ә 53 азык-төлек объектының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган.
Татарстанда кибетләрдә сатылучы әзер ризыкларның 73 проценты гигиена нормативларына туры килми. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада азык-төлек сыйфатын тикшерү даими алып барыла. Моның өчен кибетләрдән төрле продуктлар сатып алынып, лабораторияләрдә тикшерелә. Бер ел эчендә 20 төрле азык-төлекнең 400дән артык үрнәге өйрәнелгән. Аларның һәр өченчесе гигиена таләпләренә җавап бирмәгән.
Иң күп хокук бозу әзер ризыкларда ачыкланган
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, санитария нормаларын бозу очраклары аеруча ролллар, салатлар һәм башка төбәкләрдә җитештерелгән гарнирлы әзер ашамлыкларда теркәлгән.
«Иң катлаулы хәл әзер ризыклар төркемендә күзәтелә. Бу продукциянең 73 проценты таләпләргә туры килмәде», — дип белдергән Марина Патяшина.
Тикшерү нәтиҗәләре саннарда:
-
73 процент — санитария таләпләренә туры килмәгән әзер ризыклар өлеше;
-
400дән артык — лабораториядә тикшерелгән азык-төлек үрнәкләре;
-
16 тоннадан артык — сатудан алынган сыйфатсыз продукция;
-
565 мең сум — хокук бозучыларга салынган штрафлар күләме;
-
7 карар — продукция декларацияләренең гамәлдә булуын туктату турында.
53 азык-төлек объектының эшчәнлеге туктатылган
Роспотребнадзор белгечләре азык-төлек җитештерүче кайбер кече предприятиеләрдә санитария таләпләренең үтәлмәвен билгели. Аерым алганда, кирәкле бүлмәләр һәм җиһазлар булмау, җитештерү процессын дөрес оештырмау, продукцияне саклау шартларын бозу очраклары ачыклана.
Агымдагы елда шундый хокук бозулар өчен 53 азык-төлек объектының эшчәнлеге вакытлыча туктатылган. Чагыштыру өчен, 2025 елда мондый чара 73 объектка карата кулланылган булса, аннан алдагы елда 19 очрак теркәлгән.
Азык-төлекнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын контрольдә тоту халык сәламәтлеген саклауның мөһим өлеше булып кала. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре җитештерү һәм сату өлкәсендә санитария таләпләрен үтәүнең әһәмиятен тагын бер кат күрсәтә.
Нет комментариев