erid:2VtzquqpS7d
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә
Арча яңалыклары

Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә

Татарстанның 28 районында агротехнология сыйныфлары ачылачак

2026 ел ахырына Татарстанның 28 районында эшләячәк агротехнология сыйныфлары, ә укучыларның гомуми саны 1 940 кешегә җитәчәк. Проект мәктәп укучыларында агросәнәгать комплексы һөнәрләре белән кызыксыну уятуга һәм тармакны квалификацияле кадрлар – агрономнар һәм зоотехниклардан башлап, инженерларга һәм азык-төлек производстволары белгечләре белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында алып барыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

«Агротехнология сыйныфы укучыларга тәҗрибәләр үткәрергә, заманча җиһазлар белән эшләргә, үз проектларын эшләргә һәм предприятиеләр белгечләре белән очрашырга ярдәм итәчәк. Болар барысы да балаларга үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен күрергә, сәләтләрен ачарга һәм киләчәктә һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә мөмкинлек бирә», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Программа 2025 елда башланган. Ул вакытта Татарстанның 14 районында 42 агротехнология классы эшли башлады, аларны төзүгә 17 инвестор кушылды. Быел проект масштаблары икеләтә арткан. 25 район территориясендә 35 мәктәптә 89 сыйныф ачылды, ә катнашучы компанияләр саны 32гә җитте.

Укучылар агросәнәгать комплексының кирәкле юнәлешләрен: нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык, генетика һәм үсемлекләр селекциясе, агроинжинерия, чәчәк үрчетү, кошчылык, биотехнологияләр һәм азык-төлек җитештерүне үзләштерә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-28-raionynda-agrotexnologiya-syinyflary-acylacak-5932345


Арча хәбәрләре

Нет комментариев