«Классные встречи» проекты кысаларында Яңа Кенәр мәктәбеннән Алдынгылар хәрәкәте катнашучылары беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер‑класс үткәрде
Балаларны медицина дөньясына табиб-педиатр Миләүшә Рәфис кызы озатты. Дәресләрдә укучылар теория белән танышып кына калмадылар, ә тормыш өчен мөһим булган күнекмәләрне практикада эшләп карадылар.:
- вәзгыятьне дөрес бәяләргә һәм стресслы шартларда тынычлык сакларга өйрәнделәр;
- кан китүне туктату һәм бәйләү алымнарын үзләштерде;
- пешүләр, һуштан язулар һәм җәрәхәтләр вакытында эш итү алгоритмнарын тикшерделәр;
- йөрәк-үпкә реанимациясен махсус манекенда башкардылар.
Миләүшә Рәфис кызы һөнәри белемнәре белән генә түгел, ә үз практикасындагы реаль очраклар белән дә уртаклашты, барысын да гади һәм аңлаешлы тел белән аңлатты.
Мондый очрашулар яшьләрдә куркынычсызлыкка аңлы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә һәм бервакыт кемнеңдер гомерен саклап калырга мөмкин булган гамәли күнекмәләр бирә.
Чыганак: Алдынгылар хәрәкәтенең Макс каналы
Нет комментариев