12 ноябрь Россиядә песнәкләр көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан безнең балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән “Кышлаучы кошларыбызга ярдәм итик” дигән темага квест-уен үткәрелде. Уен барышында балалар “паркка сәяхәткә бардылар”. Аларны паркта орнитолог каршы алды. Ул балаларга орнитолог һөнәре, аларның нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләде.
“Без кошларны өйрәнәбез: алар кайда яши, нәрсә белән тукланалар, кайда оя ясыйлар, җылы якларга кайчан очып китәләр, кайчан туган якларына очып кайталар? Кошларны күзәтәбез, саклыйбыз һәм дәвалыйбыз”, – диде ул.
Аннан ул кошлар өчен җимнәр әзерләве, аларны 3 сандыкка салып яшереп куюы турында әйтте. Ә ул сандыкларны табу өчен кызыклы биремнәргә дөрес итеп җавап бирергә кирәклеген искәртте. Балалар “Рәсемне җый”, “Кошны тавышыннан таны”, “Кайсы кош нинди азык ярата?” уеннарын бик теләп уйнап, сандыклардагы җимнәрне таптылар.
Соңыннан кошлар өчен салкын түгел, ә ачлыкның куркыныч булуы турында нәтиҗә ясалды. Квест-уен ахырында балалар җимлекләргә җим салдылар һәм аларны бакча ишегалдына урнаштырдылар. Хәзер песнәкләр һәм башка кышлаучы кошлар бирегә җим чүпләргә килә ала. Чарада биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Гөлнара Абдрахманова һәм Талия Хурамшина катнашты.
Гөлүсә Галиәхмәтова, Эльвина Әхмәтҗанова, Арчаның 2 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Нет комментариев