Проектта катнашучылар ике катлы кызгылт сары экскурсия автобусында Татарстан башкаласының төрле яклары турында сөйлиләр.
Комиклар тамашачыларны юмористик экскурсияләр форматында шәһәрләр белән таныштыручы «СтендапМаршрут» тревел-проектының премьерасы 23 ноябрьдә ТОЧКА.РФ телеканалында була. Cезонның беренче шәһәре Казан булды: аңа 10 чыгарылыш багышланды.
Проектта катнашучылар ике катлы кызгылт сары экскурсия автобусында Татарстан башкаласының төрле яклары турында сөйлиләр. Чыгарылышларның темалары спортлы, серле, университетлы, романтик, заманча һәм традицион Казан булды. Комиклар гидлар ролендә чыгыш ясый, тамашачыларны шәһәр тарихы, җирле сюжетлар һәм риваятьләр белән таныштыра, хикәяләрне стендап һәм импровизация белән тулыландыра.
Фильмны төшерүдә Филипп Воронин, Алексей Квашонкин, Сева Ловкачев, Артур Шамгунов, Илнур Әсхәдуллин, Тимур Хәмәдуллин, Алексей Соловьев, Матвей Ромашкин, шулай ук Ярослава Тринадцатко һәм Таня Березовская катнашты. Проектның башкарма продюсеры Максим Малай сүзләренчә, гадәти булмаган формат юморны, тарихи белемнәрне һәм шәһәр мохите белән танышуны берләштерергә мөмкинлек бирә.
Проект Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә «Каст Продакшн» компаниясе тарафыннан булдырылган. Чыганак
Нет комментариев