19 ноябрьдә районыбызга Мари Иле республикасының авыл хуҗалыгы министры Павел Раевский җитәкчелегендәге делегация килде.
Беренче тукталыш Наласа авылында булды. Фоат Гариповның грант ярдәмендә төзегән кечкенә фермасын бик ошаттылар, ул анда 20дән артык сыер асрый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Рамазанов, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова авылларда дәүләт ярдәмендә башкарылган эшләр турында сөйләделәр.
Мари дусларның сораулары да күп иде. Чөнки безнең республикада гына гамәлдә булган программалар күп. Үзара салым программасы кунакларны аеруча кызыксындырды. Дөрестән дә, бер сум акча биреп, аңа дүрт сум өстәп кире кайтарсыннар әле! Аның бер сумына да тирән мәгънә салынган: үз өлешең кергән әйбернең кадере арта бит.
Кунаклар Наласа авылының урамнары буйлап үттеләр, таба кебек юллар, матур йортлар, мәктәп, мәчет, балалар бакчасы һ.б. Наласаның үз сөт заводы да бар. Мари дусларны анда да бик җылы каршы алдылар, биредә кырыктан артык кеше эшли.
Арча агросәнәгать паркында, “Яңарыш“ ширкәтендә кунаклар күп яңалыклар күрделәр, уңышларга сокландылар
Нет комментариев