Арча районында яшәүче хатын-кыз телефон мошенниклары корбаны булган. Мәктәпләрнең берсендә укытучы булып эшләүче райондашыбыз аферистларның куркытуына ышанып, зур күләмдәге акчасын курьерга тапшырган.
Билгесез кешеләр аның белән төрле телефон номерларыннан элемтәгә кергән һәм шәхси мәгълүматларын кулга төшергән. Соңрак алар хатын-кызны имештер аның акчасы «дустанә булмаган илгә» күчерелгән дип ышандырган. Янәсе, акчаларны саклап калу өчен, билгеле бер сумманы курьер аша тапшырырга кирәк булган. Мошенникларга ышанган хатын-кыз аларның таләбен үтәгән һәм җыйган акчасыннан югалткан.

Әлеге хәлдән соң зыян күрүче Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең дежур частена мөрәҗәгать иткән.
⚠️ ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
Банк һәм дәүләт органы хезмәткәрләре беркайчан да акчагызны курьер аша тапшыруны яки «куркынычсыз счетка» күчерүне сорамый. Мондый таләпләр — мошенниклык билгесе.
Мошенникларның төп коралы — курку һәм ашыгыч карар кабул иттерү. Шикле шалтыратуларга ышанмагыз, мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерегез һәм мондый очраклар турында полициягә хәбәр итегез.
Фото ясалма фәһемнән.
Нет комментариев