erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда юл кагыйдәләрен бозучылардан 290 млн сум штраф җыелган
Яңалыклар

Татарстанда юл кагыйдәләрен бозучылардан 290 млн сум штраф җыелган

2026 елның беренче ун аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар буенча 290 млн сум акча түләттерелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 млн сумга күбрәк.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Баш федераль суд приставлары идарәсе һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә хәбәр иттеләр. Очрашуда ведомстволарның уртак эш нәтиҗәләре каралды.

167 рейд һәм 23,2 млн сум

Татарстан буенча Баш федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибятуллин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысыз булуы юлларда иминлекне тәэмин итүдә мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, штрафларны даими түләмәүчеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен еш бозучылар да бар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча уртак рейд

Ике ведомствоның уртак эшчәнлеге кысаларында барлыгы 167 рейд үткәрелгән. Нәтиҗәдә:

  • бурычлы гражданнар 23 млн 200 мең сум акчаны урында түләгән;

  • бурычын каплый алмаганнарның автомобильләренә арест салынган;

  • транспорт чаралары махсус тукталышларга урнаштырылган.

Автомобильләр бурыч хисабына сатыла

Бурычларын түли алмаган гражданнарның автомобильләре алга таба махсус тәртиптә сатуга җибәрелә. Сатудан кергән акча бурычны каплауга юнәлдерелә.

Киңәшмә ахырында нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләрне тантаналы төстә бүләкләгәннәр.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев