erid:2VtzquqpS7d
2026 елның иң көчле шашка уйнаучысы
Арча яңалыклары

2026 елның иң көчле шашка уйнаучысы

Бу кызыклы!

  14 ноябрь көнне “Алгарыш” Яшьләр үзәгендә шашка уены буенча “2026 елның иң көчле шашкачысы” турниры үткәрелде. 1 нче төркемдә 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар, 2 нче төркемдә 18 яшьтән зуррак ир-егетләр һәм хатын-кызлар ярыштылар.

    18 яшькә кадәрге кызлар арасында барлык призлы урыннарны Арчаның 6 нчы мәктәбе укучылары алды. Район чемпионы Адилә Хәбибуллина булды! 2 нче, 3 нче урыннарда Айзилә Гыйниятова белән Аделина Вәлиуллиналар!

Шашкада ул беренче!

  18 яшькә кадәрге егетләр арасында Адель Вәлиуллин (Арчаның 6 нчы мәктәбе) җиңеп чыкты. 2 нче призлы урында Фидан Габделнуров (Арчаның 6 нчы мәктәбе). Арчаның 2 нче мәктәбе укучысы Алмаз Габделбәров 3 нче урынны яулады.

    18 яшьтән зуррак хатын-кызлар ярышында Кәче мәктәбе укытучысы Гөлнара Мәгсүмова 1 нче урынны яулады. 2 нче призчы - Арчадан Җәмилә Низамиева. 3 нче урынны Арчадан Гөлназ Нурмөхәммәтова алды.

    18 яшьтән зуррак ир-егетләрдән Арчадан Данил Загидуллинга тиңнәр булмады. 2 нче урында - Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин. Арчадан Рифат Борһанов 3 нче призер булды.

    “Иң яшь уенчы” номинациясендә Арчаның 5 нче гимназиясе укучысы -7 яшьлек Дарина Нуретдинова белән иң өлкән уенчы - Арчадан 72 яшьлек Гөлшат Нотфуллина махсус призлар белән бүләкләнделәр. Призлы урынны алучыларга районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге әзерләгән дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

                  Хәйдәр Зәйнуллин, Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев