erid:2VtzquqpS7d
Казан шәһәрендә узган «Прорыв» конкурсында Арча укучылары зур уңышларга иреште
Арча яңалыклары

Казан шәһәрендә узган «Прорыв» конкурсында Арча укучылары зур уңышларга иреште

Казан шәһәрендә «В ритме жизни» проекты кысаларында узган регионара заманча сәнгатьнең «Прорыв» конкурсында Арча сәнгать мәктәбе укучылары төрле номинацияләрдә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

«Сәнгать буларак мода» номинациясендә «Хәят» этник костюм театры «Сөембикә варислары» («Наследницы Сююмбике») коллекциясе белән I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. (җитәкчеләре: Каримова А. А., Галимҗанова А. Р., Гомәрова А. Д..)

«Вокал» номинациясендә түбәндәге укучыларыбыз җиңү яулады:

I дәрәҗә лауреатлар: Лиана Шафикова, Әмир Хәмидов. (җит. – Сәгыйтова М. Р.)

II дәрәҗә лауреатлар: Илзирә Батталова, Әминә Нуретдинова, Дарина Васильева, Сафия Фәрухова, Зәмирә Ихсанова (җит. – Ганиева А. И.)

III дәрәҗә лауреат: Аделия Хәбриева (җит. - Мөхәмәдьярова М. И.)

«Вокаль-хореографик композиция» номинациясендә Арча гимназиясенең 5 нче филиалы базасында эшләүче «Алтын ай» фольклор ансамбле дә уңышлы чыгыш ясады. Ләйсән Ахунова һәм Миләүшә Сәгыйтова җитәкчелегендәге коллективның:

  • урта төркеме – I дәрәҗә лауреат;
  • кече төркеме – II дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булды.

«Нәфис сүз» номинациясендә Адилә Сәйфуллина һәм Әмир Хәмидов I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. (җит. – Ахунова Л. Г.)

Фотолар:  Арча сәнгать мәктәбенең ВК төркеменнән


Нет комментариев