Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – гади формальлек кенә түгел, ә һәр кешенең гомерен һәм сәламәтлеген саклауның мөһим шарты. Юллардагы иминлек һәркемнең җаваплылыгына бәйле.
Халыкара юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышлап, «Беренчеләр хәрәкәте» әгьзалары, юл хәрәкәте иминлегенә игътибарны җәлеп итү максатыннан, мөһим акция үткәрде.
Чарада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты.
Акция кысаларында юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәклеге турында искәрттеләр.
Нет комментариев