erid:2VtzquqpS7d
Шекәдә дару үләннәреннән чәйләр ясаучы белән очрашу узды
Арча яңалыклары

Шекәдә дару үләннәреннән чәйләр ясаучы белән очрашу узды

Чарада катнашучылар мәтрүшкә, бөтнек, юкә чәчәге һәм башка үләннәрдән ясалган хуш исле чәйләрдән авыз итте.

Шекә авыл китапханәсе җитәкчесе Гөлшат Локманова берсеннән-берсе матур чаралар белән авылдашларын куандырып килә. Клуб булмагач, бар да шул китапханәгә агыла.

Әле шушы көннәрдә генә ул тагын бер чара - «Шифалы үләннәр- гомер хәзинәсе"  дип исемләнгән  кичә үткәрде.

Кичәнең төп кунагы - шифалы үләннәр үстереп, җыеп, киптереп чәйләр ясау остасы Рамилә Хакимҗанова иде. Ул дару үләннәре җыю серләрен ачты.

Фото китапханә архивыннан


Арча хәбәрләре

Нет комментариев