erid:2VtzquqpS7d
Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны тугыз айда 5 процентка артты
Арча яңалыклары

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны тугыз айда 5 процентка артты

Алда безне озын ак кышлар көтә. Әлегә көз дәвам итсә дә (ноябрь болай да көз ае бит), кыш барыбер киләчәк инде ул

Авылларда булганда шуңа игътибар итәм – печән, салам запаслары мулдан быел. Фермаларда терлекләр алдында да нинди генә сыйлар юк – ашап кына бетер! Җәй, көз бик әйбәт килде, районда ике еллык азык әзерләнде.

– Хуҗалыклар барысы 175 мең тонна сенаж, 177 мең тонна силос салдылар, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов.

Район буенча уртача бер шартлы терлеккә 48,6 центнер азык берәмлеге туры килә. “Кызыл Яр“ ширкәтендә – 83, “Яңарыш“та, “Северный“да 65 центнердан артык.

Булган азыкны дөрес кулланып, витаминлы өстәмәләр белән баетып ашатканда сөт җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Соңгы вакытта сөт бәяләре дә арту ягында. Шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 30 сумнан сатып ала башладылар. Авыл хуҗалыгы оешмаларында ул тагын да югары. Яңа елга кадәр бәяләр тагын бераз артачак, дигән хәбәрләр бар.

Терлек асраган кеше барыбер оттырмаячак. Сөт көн саен акча кертә торган чыганак. Яңа елдан шәхси хуҗалыкларда асраган һәр сыерга 10ар мең сум субсидия бирәчәкләр.

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны артты

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны тугыз айда 5 процентка артты. “Ак барс“ агрокомплексы“нда – 887, “Северный“да – 844, “Вамин“ сөт берләшмәсендә – 843, “Кишет“тә 395 башка арттырдылар.

Район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны тугыз айда 5 процентка артты

“Вамин“ сөт берләшмәсендә бозау алу узган елның тугыз ае белән чагыштырганда – 788, “Ак барс“ агрокомплексы“нда 257 башка артты.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов хуҗалыкларда булганда бозау тәрбияләү технологиясенең үтәлешенә аерым игътибар бирә. Тана бозаулар – булачак сыерлар. Кечкенәдән  ничек тәрбиялисең, нәтиҗәсе дә шулай булачак. Үгез бозауларга да караш үзгәрә. Күп хуҗалыкларда үгез бозауларны кирәксезгә санап, кечкенәдән сатып җибәрәләр иде.

«Без үгезләрне үстереп, шуларны сатып хезмәт хакы түлибез...»

10 ноябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Аю“, “Ташкичү“ ширкәтләрендә булды. “Аю“ ширкәте җитәкчесе Марсель Сафиуллин: “Без үгезләрне үстереп, шуларны сатып хезмәт хакы түлибез“, – диде. “Ташкичү“ ширкәте терлекчеләре дә айга ике тапкыр хезмәт хакы алабыз, диделәр. Әйтүләренчә, хезмәт хакының күләме дә шөкер итәрлек.

Яңа елдан шәхси хуҗалык-ларга да үгез асраган очракта кечкенә ферма төзү өчен субсидия биреләчәк. Киләсе елда эре хуҗалыкларда сөтчелек комплекслары төзү дәвам  итәчәк. Яңа комплекслар 12,5 мең сыерга исәпләнгән.

Яңа комплекслар 12,5 мең сыерга исәпләнгән.
З. Рамазанова фотолары

Нет комментариев