Семинар гореф-гадәтләрне саклау һәм киләчәк буынга җиткерүне күздә тотты.
Арчаның 10 нчы балалар бакчасында «Ике тел – ике бишек: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус һәм татар фольклоры традицияләрендә тәрбияләү» темасына республикакүләм семинар үткәрелде.
Чараның төп максаты – балаларда кечкенәдән үк татар һәм рус телләренә, ике халыкның бай рухи мирасына мәхәббәт тәрбияләү.
Семинар барышында тәрбиячеләр һәм балалар мәкальләр әйттеләр, такмаклар, бишек җырларын искә төшерделәр, милли уеннар уйнадылар, халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын сәхнәләштерделәр.
Саба, Балтач һәм Арча районнарыннан килгән педагоглар фольклорны өйрәнү һәм балалар тәрбияләүдә куллану буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Осталык классларында катнашу да педагогларга киләчәктә үз практикаларында куллану өчен файдалы булды.
Нет комментариев