Сокланабыз!
Утар Аты мәктәбе юбилеенда (55ел) ветеран укытучы Фәридә Моратова җырлап, матур ял бүләк итте. Яратып тыңладык. "Моратова Фәридә Мисләхетдин кызы безнең оста җырчыбыз, - дип сөйләде безгә Утар Аты мәктәбе укытучысы Зөһрә Касыймова. - Район, республика күләмендәге җыр конкурслары җиңүчесе дә әле ул. Олы хәрефләр белән языла торган чын укытучы!
2004 елда Россия Федерациясенең “Почётный работник общего образования РФ” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. География, химиядән укытты. Ире Гали Моратов белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гали абый мәрхүм инде". Фәридә ханымга балалар куанычы белән исән-сау яшәргә, матур, моңлы тавышы белән җырлап, тамашачыны куандырып торырга язсын!
Нет комментариев