Афәрин!
11-12 ноябрьдә Байлар Сабасында Арча районының 2013-14 елгы футболчы малайлар үзләренең оста уйнаулары белән шаккатырды! Татарстан Республикасы Беренчелеге зона этабында 15 көчле команда арасында безнең Арча командасы 1нче урынны алды!
Һәм иң кызыгы шунда - команда бөтен турнирны җиңелүләрсез уйнады Кичә - группада ышанычлы җиңү, бүген - тагын 4 уен һәм 4 җиңү, 2се пенальти! Бу чын чемпион характеры!Бу җиңү - Республика беренчелеге финал этабына юллама. Ул Аксубайда 14-16 декабрьдә булачак. Егетләргә уңышлар!Тренерлары - Адиль Мөхәмәтҗанов, Ренат Насыйбуллин, Искәндәр Закиров. Афәрин! Котлыйбыз!
Нет комментариев