erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда 13 ноябрьдә кар, буран һәм бозлавык фаразлана

Төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм юеш кар явуы көтелә.

Җомга көнне, 13 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм юеш кар явуы көтелә.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан тизлеге 6-11 м/с. төнлә һәм иртән урыны белән 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -2… +2 градус, көндез+1... + 4 градус булачак. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык һәм кар боткасы көтелә. ЧЫГАНАК


Нет комментариев