Иҗат ителгән материалларны яклар үз медиаплатформаларында бастырырга планлаштыралар.
Кытайның Урумчи шәһәрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян радиотелевизион станциясе һәм «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТНВ генераль директоры Илшат Әминов кул куйды. «Бер билбау, бер юл» документаль фильмы форумында Татарстан Республикасын шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итә.
Килешү документаль фильмнар, кыска видеороликлар һәм башка аудиовизуаль программаларны бергәләп җитештерүне һәм трансляцияләүне күздә тота.
Игътибар үзәгендә – ике якны да кызыксындырган темалар, шул исәптән мәдәни алмашу, мәдәният һәм туризм интеграциясе, гуманитар һәм регионара хезмәттәшлек. Иҗат ителгән материалларны яклар үз медиаплатформаларында бастырырга планлаштыралар. ТУЛЫРАК
Нет комментариев