Бүген Арча районында традицион гомумрайон киңәшмәсе узды. Анда район предприятиеләре, учреждениеләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында узган атнага нәтиҗәләр ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе районның мәгълүмати сәясәтенә кагылды. Район эшчәнлеген яктырту нәтиҗәлелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Шулай ук алдагы атнага мөһим чаралар графигы һәм протокол йөкләмәләре расланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина Татарстан Республикасының Маркетинг үзәге ресурсларында (биржа мәйданчыкларында) эшләүнең әһәмияте турында чыгыш ясады. Әлеге эшчәнлек «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Киңәшмәнең тантаналы өлешендә район үсешенә, җәмәгать тормышына һәм спортка өлеш керткән кешеләрне хөрмәтләделәр.
Арча районы буенча Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы – бүлек җитәкчесе Габделхак Касыймов бүген туган көнен билгеләп үтә. Аңа изге теләкләр җиткерелде.
Тәбрис Шакиров район ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше, югары спорт казанышлары, актив тормыш позициясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганы өчен Арча муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Шулай ук районның иң яхшы спортчыларына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар бокс, каратэ, нәфис гимнастика буенча ярышларда җиңүләре һәм призлы урыннар яулаулары өчен билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына мини-роботлар сугышы буенча ачык турнирның көмеш призерлары да хөрмәтләнде.
Районның эзлекле үсеше – җитәкчеләрнең бердәм хезмәте һәм халыкның активлыгы нәтиҗәсе. Бергәләп куелган максатларга ирешү һәм киләчәк өчен ныклы нигез булдыру юнәлешендә эш дәвам итә.
Нет комментариев