Арчаның унынчы балалар бакчасында татар һәм рус халык фольклоры аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү мәсьәләләренә багышланган республикакүләм семинар үткәрелде.
“Ике тел – ике бишек: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус һәм татар фольклоры традицияләрендә тәрбияләү” дип исемләнгән чара ике халыкның бай рухи мирасына нигезләнеп оештырылды. Аның төп максаты – балаларда кечкенәдән үк татар һәм рус телләренә, халык авыз иҗатына, милли мәдәнияткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Семинар барышында тәрбиячеләр һәм нәниләр халык авыз иҗатының төрле жанрлары белән таныштырдылар. Мәкальләр, тизәйткечләр, эндәшләр, такмаклар яңгырады, бишек җырлары искә алынды. Милли уеннар балаларга аеруча кызыклы булды. Шулай ук татар һәм рус халыкларының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре сәхнәләштерелде.
Саба, Балтач һәм Арча районнарыннан килгән педагоглар балаларга фольклор үрнәкләрен өйрәтү буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, кулланылган алымнарны тәкъдим иттеләр.
Халык авыз иҗаты – буыннар арасын тоташтыручы рухи байлык. Бишек җырлары, мәкальләр, уеннар һәм йолалар аша бала туган телнең матурлыгын гына түгел, ә үз халкының тарихын, яшәү рәвешен, әхлакый кыйммәтләрен дә танып үсә. Мондый семинарлар педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданы булу белән бергә, милли мәдәниятне һәм телләрне саклау, киләчәк буынга җиткерү эшенә дә хезмәт итә.
Нет комментариев