erid:2VtzquqpS7d
Районыбызда Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этаплары дәвам итә
Арча яңалыклары

Районыбызда Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этаплары дәвам итә

Барлык катнашучыларга уңышлар, яңа ачышлар һәм җиңүләр телибез

Астрономия олимпиадасында 8 белем бирү учреждениесеннән 7–11 сыйныфларда укучы 16 яшь астроном катнашты. Укучылар Галәм төзелеше, күк җисемнәренең хәрәкәт законнары һәм йолдызларның физик табигате буенча белемнәрен сынады.

Шулай ук физика һәм рус әдәбияты буенча муниципаль этаплар узды. Физика олимпиадасында – 59, рус әдәбияты буенча 80 укучы катнашты.

Барлык катнашучыларга уңышлар, яңа ачышлар һәм җиңүләр телибез 

Чыганак: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев