erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан цифрлы трансформация буенча Россиядә беренче урынны алды

Төбәкләрнең эшчәнлеге 35 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Алар арасында киберкуркынычсызлык, импортны алыштыру, дәүләт хезмәтләрен үстерү һәм «МАКС» мессенджеры сервисларын кертү бар.

Татарстан Республикасы 2026 елда цифрлы трансформация программаларын үтәү нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко федераль һәм төбәк ведомстволары вәкилләре белән узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстанда быел 1100дән артык мобиль элемтә база станциясе төзү планлаштырыла. Шулай ук республикадагы барлык уку йортлары Wi-Fi һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән. ИТ-тармакка ярдәм итү буенча да Татарстан югары нәтиҗәләр күрсәтә. 2026 елның беренче яртыеллыгында ИТ-ипотека кредитлары күләме буенча республика Россиядә өченче урынны алды. Әлеге чорда белгечләр 3,7 миллиард сумнан артык суммага 450дән күбрәк кредит рәсмиләштергән.

Ясалма фәһем технологияләре дә актив кулланыла. Дәүләт хезмәткәрләре «ГосПромпт» платформасы нигезендә эшләүче 200дән артык цифрлы ярдәмчене файдалана. Мәгариф өлкәсендә исә «Педагог ассистенты» сервисы укытучыларга тестлар әзерләү, укучыларның өлгерешен анализлау һәм биремнәр сайлауда ярдәм итә.

Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Начвин фикеренчә, рейтингта беренче урын алу – республика командасының уртак хезмәт нәтиҗәсе. Ул цифрлаштыруның төп максаты халык һәм бизнес өчен көндәлек мәсьәләләрне хәл итүне гадиләштерү булуын билгеләп үтте. Әлеге эшләр «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.


Нет комментариев