Рәссам ТНВда «7 дней плюс» программасында катнашты
Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев фикеренчә, туган телне саклау киләсе буыннарга милли мәдәниятне тапшыру өчен кирәк. Моның өчен ул артистлар һәм шагыйрьләр белән бергә татар авылларында һәм мәктәпләрендә күргәзмәләр һәм иҗади очрашулар үткәрә.
Бу хакта рәссам ТНВда «7 дней плюс» программасында сөйләде.
Минһаҗев мәгариф учреждениеләрендә туган телне укытуның кимүе һәм балаларның татар телендә әдәбиятны сирәгрәк укуы аркасында борчылуын белдерде. Аның күзәтүләренә караганда, хәтта татар авылларында да яшь буын еш кына бары тик рус телендә генә аралаша. ТУЛЫРАК
Нет комментариев