Ике проект та әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.
Казанда күренекле татар язучысы Фатих Әмирханга һәм татар музыка мәдәниятенә нигез салучыларның берсе, актер һәм җырчы Фәхри Маннаповка истәлек такталары урнаштырырга ниятлиләр.
Фатих Әмирханга мемориаль такта Жуковский урамы, 12нче йорт адресы буенча куелачак. Текстта мондый юллар бар: «Биредә күренекле татар язучысы Фатих Әмирхан яшәде».
Фәхри Маннаповка истәлек тактасы Горький урамы, 13нче йорт адресы буенча урнаштырылачак. Текстта болай диелгән: «Бу бинада 1929-1951 елларда татар музыка мәдәниятенә нигез салучыларның берсе, актер, җырчы Фәхри Садретдин улы Маннапов эшләде».
Чыганак: "Татар-информ"
Нет комментариев