erid:2VtzquqpS7d
Табиб-эндокринологы Индира Урманова: «Дөрес тукланмау диабетка китерүче төп сәбәпләрнең берсе»
Файдалы киңәшләр

Табиб-эндокринологы Индира Урманова: «Дөрес тукланмау диабетка китерүче төп сәбәпләрнең берсе»

Диабет белән авырмас өчен, авырган очракта да исән-сау яшәү максатыннан, әйдәгез, табиб киңәшләрен тыңлыйк. Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова.

8-14 ноябрьдә диабетка каршы көрәш атнасы

  • Индира Зөфәровна, организмда шикәр диабеты ничек барлыкка килә? Сәбәпләре?

– 2нче типтагы шикәр диабеты организмда углеводлар, нәкъ менә глюкоза үзләштерелүе бозылган очракта килеп чыга. Ә глюкоза безнең организмда энергияне бирүче төп чыганак булып тора. Күп очракта диабет күзәнәкләрнең инсулинга тәэсире кимүе нәтиҗәсендә килеп чыга. Инсулин ярдәмендә күзәнәкләр глюкозаны үзләштерә. Глюкоза күзәнәкләргә килмичә канда туплана башлый икән, диабет барлыкка килә. Нәселдә берәрсе авыртса, симезлек, авырлы вакытта канда шикәрнең югары булуы, өлкән яшьтәгеләр, физик активлык җитмәү, тәмәке тарту – болар бар да диабетка китерергә мөмкин. 

  • Организмда шикәр диабеты башта үзен сиздерәме?

– Кызганычка каршы, башта канда шикәр күләме арту үзен сиздерми. Диабетның мәкерлеге шунда да инде. Кеше үзен яхшы хис итә. Ә диабет организмда әкренләп үзенекен эшли. Канда глюкоза югары булганда авыз кибә, су эчәсе, кечкенә йомыш белән тышка чыгасы килә, бигрәк тә төнлә. Бу билгеләр – организмның диабеттан үз-үзен сакларга тырышуы. Бу әле диабетның көчәюе түгел. Кече йомыш белән еш тышка чыгасы килү ул организмның артык глюкозадан котылырга тырышуы. Шуңа күрә канда шикәр кимү белән кече йомышка еш йөрү дә туктала.

  •  Ә диабетның катлауланып китүен ничек аңлап була?

– Диабетның катлауланып китүе ул – кан юлларына һәм нерв җепселләренә зыян килгән дигән сүз. Аның организмдагы иң беренче  билгеләре: күз күреме начарлана, аяк бармаклары оый, аяклар чемерди, ир-атларда җенси мөмкинлекләр бозыла. Иң соңгы чиктә күзләргә кан саварга мөмкин, моның исә сукыраюга китерүе ихтимал, инсульт, инфаркт, аякларда гангрена килеп чыгуы бар.

Дөрес тукланыгыз

  • Канда шикәр күләме безнең кайсы вакытта, нәрсә, күпме ашавыбызга бәйлеме?

– Әйе, бәйле. Дөрес тукланмау диабетка китерүче төп сәбәпләрнең берсе. Ашауны көйләп, диабет килеп чыгу сәбәпләрен киметергә мөмкин. Кайбер очракларда хәтта аның үсешен туктатып була.

Туклануны ничек дөрес көйләргә?

 – Баллы ризыкларны чикләү – бу бер караганда дөрес. Чөнки углеводлар канда глюкозаны арттыра. Әмма бу фикер белән ашыкмаска кирәк. Беренчедән, углеводлар төрле була. Икенчедән, алар безнең организмда бик күп файдалы функцияләрне башкара. Углеводларны һәм аларны кайсы вакытта кабул итәргә кирәклекне аңларга һәм белергә кирәк. Углеводлар алар организмда үзләштерелү, ягъни канга килү тизлеге белән аерылалар. Шуңа күрә аларны “тиз”, “уртача” һәм “озак” үзләштерелә торган углеводлар дип атыйлар.

- “Тиз“ үзләштерүчән углеводларга шикәр кушылган ризыклар, эчемлекләр, бал, компот, канцерогеннар (колбаса, ит, балык консервлары һ.б.) керә. Алардагы углеводлар минутлар эчендә канга күчә. “Уртача“ углеводлар – ипи, боткалар, макарон, бәрәңге, кишер, чөгендер, кукуруз. Алар акрынрак сеңә. Әмма озак итеп пешерсәң, шулай ук углеводлар тиз канга сеңәләр. “Акрын“ углеводлар кыяр, помидор, кабак, баклажан, яшел үләннәрдә бар. Алар акрын эшкәртелә. 

  • Иртәне нинди ризыклардан башларга киңәш итәсез?

– Ботка, яшелчәләр, татлы, баллы ризыклар ашарга була. Иртәнге сәгатьләрдә күзәнәкләр глюкозаны бик аз үзләштерә. Моның сәбәбе – стресс гормоны – кортизол. Ул иртән организмга күңел күтәренкелеге бирү өчен  эшләп чыгарыла. Һәм алга таба күзәнәкләр үзләштермәгән шикәр организмдагы энергиянең файдалы запасына – гликогенга әйләнә.

Ботка, яшелчәләр, татлы, баллы ризыклар ашарга була.

Көндезге һәм кичке аш буенча киңәшләр

– Төшке ашка инде иртән эшләп чыгарыла башлаган кортизол азая бара. Шуңа күрә “уртача” углеводларны кабул итәргә була – пешерелгән яшелчәләр, бәрәңге, макарон, ит... Ә менә баллы ризыкларны ашамаска тырышырга. Көн дәвамында аксымлы ризыклар (ит, балык, кош ите), яшелчәләр ашарга. Кичен кортизол гормоны урынына күзәнәкләргә үтеп керү өчен глюкозага юл ачучы инсулин килә. Һәм барлык ашалган ризыктагы “тиз” һәм “уртача”  тизлектәге углеводлар бик тиз үзләштерелә башлый, бу исә артык тән авырлыгына китерә. Шуңа күрә кичен яшелчәләргә һәм мае күп булмаган аксымлы ризыкларга (эремчек, кефир, кош, балык итләре) өстенлек бирергә.

- Кыскасы төп ашау иртән һәм көндез булырга тиеш. Кичен югары калорияле ризык ашау ул шикәр диабетына китерергә мөмкин. Бик иртә, сәгать 4-5тә туклану да файдага түгел, шулай ук кичен соң ашаган кебек диабет китереп чыгаруы бар. Иртән иртүк йокы гормоны – мелатонин эшләп чыгарыла. Ул инсулин эшләп чыгаруны баса. Шуның белән диабет барлыкка килү куркынычы бар.

  • Иртән иртүк эшкә баручыларга ничек тукланырга?

– Иртән иртүк эшкә баручыларга югары аксымлы һәм майлы ризыклар ашарга кирәк. Мәсәлән, йомырка тәбәсе, бөтен килеш пешерелгән йомырка, эремчек, сыр.


Нет комментариев