erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда 2,9 мең махсус операция ветераны эшкә урнаштырылган
Арча яңалыклары

Татарстанда 2,9 мең махсус операция ветераны эшкә урнаштырылган

Ветераннарга шәхси карьера консультантлары ярдәм итә. Алар сәламәтлек торышын һәм ихтыяҗларны исәпкә алып, эшкә урнашу яки яңадан укыту буенча индивидуаль план төзи.

Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 4,1 мең ветеран белән хезмәттәшлек җайга салынган, шуларның 2,9 меңе эшле булган.

2023 елдан «Россия эше» кадрлар үзәкләренә махсус операциядә катнашучы 730 кеше һәм аларның 297 гаилә әгъзасы мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә, 507 кеше эшкә урнаштырылган, 273е һөнәри белем алуга җибәрелгән.

Бүген ветераннар өчен 200дән артык һөнәр тәкъдим ителә. Республикада 545 эш бирүче компанияне берләштергән реестр булдырылган, анда 3,5 мең вакансия бар.

Инвалидлыгы булган ветераннарны эш белән тәэмин итүгә дә аерым игътибар бирелә. 2026 елда алар өчен 83 махсус эш урыны булдырылган, шуларның 30ы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен каралган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2-900-xarbi-operaciya-veterany-eska-urnastyrylgan-5932048


Арча хәбәрләре

Нет комментариев