”Игенче” ширкәтеннән Миләүшә Иванова, Фәннур Төхвәтуллин, “Ак барс агрокомплексы”ннан Илүзә Солтанова, “Курса МТС”ы ширкәтеннән Рәсим Хәбибуллин да бәйгедә лаеклы катнаштылар.
Агросәнәгать комплексы яшь белгечләре арасында бәйгегә йомгак ясалды.
Быелгы республика бәйгесенең төп бүләге – Гран-прины безнең районның “Игенче” ширкәтеннән ясалма орлыкландыру технологы Илназ Иванов яулады.
Өч алтын медаль дә безнең район белгечләрендә! “Ак барс агрокомплексы” инженер-механигы Ранил Мөхәммәтшин, “Курса МТС”ы ширкәтеннән Рәмис Шәрәфиев, “Аю” ширкәтенең элекке агрономы Айрат Сафиуллин (хәзер ул “Август-агро” ширкәтендә эшли) әнә шундый бүләккә лаек булдылар.
Миләүшә Иванова фотосы
Нет комментариев