Чараны Арча Мәдәният йорты хезмәткәре, профсоюз оешмасы җитәкчесе Расих Галимҗанов оештырды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, «Арча» радиосы хезмәткәре Гөлназ Газыймова, яраткан җырчысы Данис Гайфуллин да Тәнзилә апаны котларга килгән иде.
Арчада яшәүче Тәнзилә апа Закированың туган көне елга ике тапкыр, дияр идем мин. Берсе дөньяга килгән көне булса, икенчесе кино көне. Хәзер ул турыда белмиләр дә инде. Ә менә Тәнзилә апаның кино күрсәткән вакытлары күңеленә нык сеңеп калган. Шуңа кино көне аның өчен үзенчә бер зур бәйрәм. Андый көн барлыгын башкаларга да онытырга ирек бирми. Хәер, Тәнзилә апаны ихтирам иткәннәр онытмый да. Махсус аның өчен бәйрәм оештыралар, җырлар, мактау, рәхмәт сүзләре дә бу көнне аның өчен яңгырый.
Тынгысыз җан ул. Хәзер генә түгел, балачактан шундый булган. Кыенлыклардан курыкмаган, иң авыр урыннарда эшләгән. Ирләр белән беррәттән, аларны да уздырган. Бакчасын да казыган, карын да көрәгән, түбәгә менеп кар да төшергән. Ике тапкыр биектән егылып төшеп, фәрештәләр сак-лап калган. Ә менә өченчесендә... Анысы Тәнзилә апа өчен аяныч тәмамланган. Һәм шул вакытта алган тән генә түгел, күңел җәрәхәте аны гомере буе озата килә.
“Ат кебек эшли”, – диләр андыйлар турында
Унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, киномеханик һөнәрен үзләштерү максатыннан, читтән торып техникумга укырга керә. Ә үзе колхозда хезмәтен дәвам итә. Мәктәптә ничек укый, эштә дә шундый була ул. “Ат кебек эшли”, – диләр андыйлар турында. Төксерәк яңгыраса да, дөресе шул бит. Үзен аямый ул. Ни кушсалар, кая җибәрсәләр, шунда йөгерә. “Юк”, дигән сүзне бөтенләй белми.
Язмыш, диген. Монда да аямый ул Тәнзилә апаны. Әбисе тәрбиясендә үсәргә мәҗбүр була. Зарланып әйтми ул бу хакта, киресенчә, иң матур вакытлары шул еллар булган кебек сагынып искә ала. Әмма 1971 елда әбисе үлә. Бер ялгызы кала. Тирә-юне караңгылыкка чумган кебек була. Шулай да нык йөрәкле Тәнзилә апа үзен кулга ала.
“Ялгыз, дип тормадым, терлеген дә асрадым, бәрәңгесен дә утырттым”, – ди. Аннан кино күрсәтү эшенә кереп китә. “1964 елда билет сата башладым, 1968 елда кино күрсәтә идем инде. Эшемне бик яраттым” – дип сөйли Россиянең, Татарстанның атказанган киномеханигы Тәнзилә апа Закирова.
Ул ышанычны аклый алган
Андый исемнәрне лаеклы кешеләргә генә бирәләр. Димәк, ул ышанычны аклый алган. Арча, якын-тирә авыл халкына иң беренчеләрдән булып күрсәтә ул яңа чыккан фильмнарны. Ул чор кешеләре хәтерлидер дә әле. Кинотасмаларны аллы-артлы асып, Казаннан, Нократ Аланыннан, хәтта Канаштан алып кайткан бит ул.
– Көндезге икегә дип афиша эләм. Шул вакытка кайтып җитәргә кирәк. Электричкадан җәяү шактый барасы. Җилкәмә аскан йөгем кайчак йөз килограммга кадәр җитә иде. Яхшыларын гына алам. Кайберләрен мин беренче булып күрсәтәм. Халык йөри, карый, рәхмәт әйтә. Планны 148 процентка үтәдем, – ди Тәнзилә Закирова.
Бер риясыз җан инде ул. Дөрес итеп кабул итәргә генә кирәк аны. Кешеләрнең күңелен күрергә тырыша. Радиога котлаулар бирә ул. “Өч меңнән артык котлавымны тапшырдылар инде. Кешене сөендерү үзе рәхәт бит”, – ди.
– Һава торышының нинди булуына карамастан, килеп җитә ул. Җыр да тапшырырга куша, үзе сайлый, – диде Гөлназ Газыймова, аңа редакциябезнең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллинның Рәхмәт хатын тапшырып. – Ул дигәнчә булмаса, орышып та ала. Үзе шунда ук оныта. Безне дә, чәчәкләр күтәреп килеп, туган көннәребез белән котлый.
Курыкмыйча, дөресен генә сөйли, ул сөйләгәннәр һәрчак дөреслеккә дә туры килә. “Эшең уң барсын, дисәң, мине рәнҗетергә кирәкми”, – ди ул. Кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бөтен күңеле белән сиңа изгелек тели.
Нет комментариев