Казан — Сочи рейсы белән очкан самолетта пассажир хатын-кыз бала тапкан. Бу хакта «Россия 1» хәбәр итә.
Хатын-кыз йөклелекнең 35нче атнасында булган һәм очыш вакытында тулгак башлануын аңлаган.
Экипаж Мәскәүнең Внуково аэропортына ашыгыч рәвештә төшүне сораган. Ләкин самолетның җиргә төшүен көтәргә туры килмәгән: сабый һавада ук дөньяга килгән. Самолетта булган табиб хатын-кызга ярдәм күрсәткән.9
Малайның авырлыгы өч килограммнан бераз артык. Очкыч төшкәч, әни белән яңа туган сабыйны хастаханәгә озатканнар.
Нет комментариев