Арча Мәдәният йортында Тәнзилә апа Закирова белән берлектә кино көнен билгеләп үттеләр
Чараны Арча Мәдәният йорты хезмәткәре, профсоюз оешмасы җитәкчесе Расих Галимҗанов оештырды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, «Арча» радиосы хезмәткәре Гөлназ Газыймова, яраткан җырчысы Данис Гайфуллин да Тәнзилә апаны котларга килгән иде.