14 ноябрьдә Арчаның футбол манежында «ГазстройГарант Cup» россиякүләм футбол турниры башланып китте. Ул декабрь ахырына кадәр һәр шимбә саен уздырылачак. Җиде атна рәттән төрле яшьтге (2013-2019 елгылар) яшь спортчылар арасында уеннар уздыру планлаштыра.
Беренче уеннар 2017 елгы яшь футболчылар арасында барды. Ярышларда Арча, Буа, Питрәч, Биектау һәм Кукмара районнарыннан килгән командалар катнашты.
Ярышны оештыручы (Адиль Мөхәммәтҗанов, Кәрим Хәкимов һәм Аминат Мөхәммәтҗанова) турнирны үткәрүдә ярдәм күрсәткән барлык иганәчеләргә рәхмәтләрен белдерә.
«Без инде бу ярышлары беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Җәй көне стадионда узган иде. Футзалда да уздырырга уйладык. Бүген барлыгы 8 команда катнаша. Өч районнан икешәр команда килгән. Бүгенге уеннарны иң ихлас ярышлар дип атар идем мин. Гомумән, 2017-2019 елгы уенчылар иң яшь һәм эмоциональ футболчылар. Җиңелгәнгә кәефе төшеп әле генә елап утырса, берничә минуттан онытылып елмаеп та йөри алар. Бигрәк тә биредә. Чөнки уеннардан тыш вакытта алар өчен челенджлар әзерләнгән. Биредә алар футбол буенча белемнәрен дә тикшерә, җитезлек буенча үзләрен сынап та карый ала», – диде Адиль Мөхәммәтҗанов
Киеренке һәм мавыктыргыч уеннар нәтиҗәсендә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
- I урын – Буаның беренче командасы
- II урын – Буаның икенче командасы
- III урын – Питрәчнең «Викортия» командасы
Турнир кысаларында иң актив җанатарлар да билгеләп үтелде. «Буа» һәм «Виктория» командаларының җанатарлары «Спортмастер» кибетенә сертификатлар белән бүләкләнде.
Шулай ук командаларның иң яхшы уенчылары, турнирның иң яхшы уен амплуалары – капкачы, сакчы һәм һөҗүмче аерым билгеләнде. Аларга футбол бутсаларын сатып алуга 30 процентлы ташлама сертификатлар тапшырылды.
Турнирның иң яхшы уенчысы да игътибардан читтә калмады. Ул бер пар футбол бутсасын бушлай алу сертификатына лаек булды.
Нет комментариев