erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанлыларны 17 ноябрьдә көтеләчәк томан һәм бозлавык турында кисәттеләр

«Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – дип искә төшерәләр ведомствода.

17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстанда урыны белән томан һәм юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр ителә "Татар-информ"да

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә җәрәхәтләрдән саклану өчен йөргәндә сак булырга киңәш итәләр – аякны бөтен табанга куярга һәм өслекләрнең тигезсезлеген исәпкә алырга. Шулай ук реклама щитлары астында тормаска, юлны билгеләнгән урыннарда гына кичәргә киңәш ителә.

«Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – дип искә төшерәләр ведомствода.


Нет комментариев