erid:2VtzquqpS7d
Арча таэквондочылары Менделеевскида узган турнирда биш медаль яулады
Арча яңалыклары

Арча таэквондочылары Менделеевскида узган турнирда биш медаль яулады

13–16 ноябрь көннәрендә Менделеевск шәһәрендә 2020 елда Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш призёры Татьяна Минина призларына таэквон-до (ВТФ) буенча ачык турнир һәм мастер-класс узды. Ярышларда төрле шәһәрләрдән килгән 300 спортчы катнашты

Арча командасы ярышларга 7 спортчы составында барып, бик матур нәтиҗәләр күрсәтте: 1 алтын, 2 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады

Алтын медаль – 57 кг авырлык категориясендә, 12–14 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясаган Эмиль Самиев. Ул Ульяновск шәһәреннән ике һәм Ижаудан бер спортчыны җиңеп, турнир чемпионы булды.

Көмеш медальләр – 10–11 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган Даниил Ондрин һәм Регина Сабирҗанова .

Бронза медальләр – Зәлия Дәүләтшина (12–14 яшь, 51 кг) һәм Даниил Герасимов (10–11 яшь).

Амелия Ишмиярова һәм Фәрид Ярмиев үз категорияләрендә 5 нче урынны алдылар. Призлы урыннарга ирешү өчен аларга бер генә җиңү җитмәде.

Фотолар: Арча спорт мәктәбе


Нет комментариев