erid:2VtzquqpS7d
“Исеме “Гади генә...”, әмма эче тулы могҗиза”
Арча яңалыклары

“Исеме “Гади генә...”, әмма эче тулы могҗиза”

Күңелле чара булды.

Хәсәншәехта яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрь Тәбрис Фәхретдиновның “Гади генә...” дип аталган китабы басылып чыкты.

Аны тәкъдим итү чарасы башта авылда үтте. Авылдашлары, әлеге китапны бастыруда матди ярдәм күрсәткән Ринат Минһаҗев һәм танылган эстарада җырчысы  Илназ Гарипов ярдәме һәм тырышлыгы белән искиткеч матур чара оештырылды ул көнне. Автор сүзләренә җырлар иҗат иткән танылган композитор Айдар Тимербаев кайткан иде, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны эстрада җырчылары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Илназ Гарипов, Зөлфәт Зиннуров, Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар һәм авыл үзешчәннәре башкарды.

Әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе Арча үзәк китапханәсендә дә оештырылды. Тәбрисне белгәннәр яңа гына чыккан шигырьләр җыентыгы белән котларга, белмәгәннәр аның белән танышырга дип килгән иде.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев