Татарстанда чит ил гражданнарының такси өлкәсендә эшләвенә кертелгән чикләүләр пассажирлар өчен кайбер уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Аерым алганда, машина чакырту вакыты озайырга, ә юл бәясе артырга ихтимал. Бу хакта «Максим» такси агрегаторының җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Павел Стенников хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, базарда машина йөртүчеләр саны кимесә, ә пассажирлар ихтыяҗы элеккечә калса, бигрәк тә кичке сәгатьләрдә, начар һава шартларында һәм транспорт аз булган районнарда такси табу кыенлашырга мөмкин. Вакытлыча килеп чыккан кадрлар җитмәү проблемасын шәхси автомобильләрендә өстәмә эшләүче Россия гражданнарын җәлеп итеп хәл итәргә була, дип саный ул. Моның өчен шәхси машина белән пассажир ташучыларга карата таләпләрне гадиләштерү тәкъдим ителә.
Шул ук вакытта Казан таксисты, «Россиянең иң яхшы такси йөртүчесе» конкурсында берничә тапкыр җиңү яулаган Луиза Бадреева машина йөртүчеләр җитмәү куркынычын күрми. Аның фикеренчә, төзелештә һәм су транспортында сезонлы эшләгән кешеләрнең такси хезмәтенә кире кайтуы, шулай ук студентларның өстәмә акча эшләве бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бадреева республикада чит ил гражданнарына карата чикләүләр гамәлгә кертелгәннән соң таксида эшләүче мигрантлар саны кимүен дә билгеләп үткән.
Нет комментариев