Ноябрь башында булып узган суд хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча район суды белгечләре мәктәп укучылары белән очрашты
Арчаның 5нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган хокук дәресе узды. Арча район суды судьясы Анна Крайнова һәм судья ярдәмчесе Гөлсинә Дәүләтшина мәктәп укучыларын суд процессы белән таныштырды.
14–17 яшьлек укучылар дәрес вакытында прокурор, адвокат һәм присяжныйлар роленә керде. Алар Арча район суды практикасындагы өч җинаять эшен уйлап чыгарылган геройлар мисалында тикшерде.
Очрашу башында укучылар «Дөресме, әллә мифмы?» дигән интеллектуаль разминкада катнашты. Алар балигъ булмаганнарны да төрмәгә хөкем итәргә мөмкин булуын белде.
Анна Крайнова аңлатканча, гомуми җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, ә авыр җинаятьләрнең кайберләре өчен ул 14 яшьтән үк каралган. Судья яшүсмерләр арасында еш очрый торган «бу бит шаяру гына иде» дигән аклануга да игътибар итте..
«Җинаять кодексында шаярулар булмый», — дип искәртте ул.
Беренче эш
Беренче эш 16 яшьлек мәктәп укучысы белән бәйле иде. Ул 5 мең сум акча өчен мошенникларга банк картасына һәм SIM-картасына керү мөмкинлеген биргән. Нәтиҗәдә, аның счеты аша пенсионер хатын-кыздан 300 мең сум урланган. Яшүсмергә Россия Җинаять кодексының 187нче маддәсе — түләү чараларын законсыз әйләнешкә кертү буенча җинаять җаваплылыгы яный. Бу маддә буенча өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Урланган акчаны зыян күрүчегә кире кайтару бурычы да аның өстендә була, хәтта ул акчаны үзе күрмәгән булса да.
Икенче эш
Икенче очрак тугызынчы сыйныф укучысының ясалма интеллект ярдәмендә сыйныфташ кызын мыскыллаучы сурәт ясавы һәм аны 80 кеше булган чатка җибәрүе турында иде. Бу гамәлнең нәтиҗәләрен тикшергәндә укучылар яшүсмернең балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия исәбенә куелырга мөмкинлеген белде. Моннан тыш, ата-аналарга да җаваплылык янарга мөмкин: алар административ җаваплылыкка тартылырга, ә гаилә кызга китерелгән рухи зыян өчен компенсация түләргә тиеш булырга мөмкин.
Өченче эш
Өченче эш эскәмиядә «табылган» iPhone телефонына кагылды. Яшүсмерләр телефоннан SIM-картаны алып ташлаган һәм җайланманы завод көйләүләренә кайтарган. Укучылар тавыш бирү юлы белән мондый очракта табылдык белән урлау арасындагы аерманы билгеләргә тырышты. Судья билгеләп үткәнчә, бу очракта әлеге адым җинаять эше буларак карала.
Очрашу укучыларга законнарны белүнең һәм үз гамәлләре өчен җавап бирүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте
Нет комментариев